Татарстанда җылы һава торышы тагын бер атна сакланачак

Татарстанда җылы һава торышы, ким дигәндә, сишәмбегә кадәр сакланачак. Бу хакта КФУның Метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев җиткерә, дип хәбәр итә югары уку йорты матбугат хезмәте.
Юрий Переведенцев сүзләренчә, әлеге җылы һава торышын шартлыча гына "әбиләр чуагы" дип атарга була.
“Классик "әбиләр чуагы" – ул начар һава торышыннан соң, коры һәм кояшлы һава торышы урнашу. Ул сентябрьнең беренче яртысында килә, температура +20 градустан югарырак күтәрелә. Хәзер исә һава торышы тотрыксыз, яңгырлар белән үрелеп бара”,- дип аңлата эксперт.
Шулай ук ул сентябрьнең климатик уртача тәүлек температурасы 11,5 градус җылы тәшкил итүен җиткергән. Хәзер исә температура 4-5 градуска югары.
Бүген көндез сәгать 12дә һава температурасы Казанда 23 градуска җиткән. Рекорд 2001 елның 13 сентябрендә куелган булган – ул вакытта 26,8 градус җылы күзәтелгән.
Шул ук вакытта бүгенге көн, мөгаен, иң җылы көн булыр дип көтелә. Иртәгә бераз яңгыр явуы һәм көндезен температура 20 – 21 градус җылы булуы көтелә. Җомга көнне явым-төшемсез һәм 23 градус җылы һава торышы фаразлана. Ял көннәрендә 20 градус җылы, явым-төшемнәр булачак, ди метеорологлар.Әлеге дулкын сишәмбегә - 19 сентябрьгә кадәр сакланыр, дип фаразлана.
"Әбиләр чуагы" исә, эксперт фикеренчә, төбәккә сентябрьнең өченче декадасында киләчәк. Тулаем алганда, быелгы сентябрь нормадан тыш җылы булырга охшап тора.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
«Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды» Кайнанам үлгәнгә август аенда биш ел була. Үлгән кеше турында начар сөйләмиләр йә бөтенләй дәшмиләр, дисәләр дә, күңелемә җыелганнарны бушатасым килә.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
5 август 2022 - 21:22Без имениХикәянең теле матур.Минемчә,төп тема--мәхәббәт.Ул яшәешнең нигезе. Яратмаган кеше белән гомер кичерү--бәхет түгел инде. Шулай ук яшьләр белән өлкән буынның аңлашып яшәве дә мөһим.Балалар да алар үрнәгендә тәрбия ала.Кешенеке – кештәктә
-
7 август 2022 - 06:12Без имениСокланып ,соенеп укыдым. Алдагы гомерегездэ бэхеттэ ,тынычлыкта утсен.Бәхет йорты
-
7 август 2022 - 17:50Без имениУзебез белу турында суз дэ юк, улыма да анлата алмадым...Башыңны сакла, балам...
-
7 август 2022 - 19:14Без имениШундый матур язылган! Рәхмәт! Бу язманы күбрәк кеше укысын иде! Бәхетле гаиләләр дә күбрәк булыр иде...Ата белән бала
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.