Логотип
Яңалыклар

Татарстанда – яңа газета



 Республикада Россия Федераль Җыенының рәсми басмасы – «Парламент газеты» – «Парламент газеты. Татарстан» («Парламентская газета») чыга башлады. Аның беренче саны дөнья күрде инде. Басма матбугатның бер полосасы республикада кабул ителгән кануннарны аңлатуга багышлана. Аны «Республика Татарстан» журналистлары әзерли.  

«Парламент газеты» депутатлар турында язучы басма түгел», – дип аңлатты «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында басманың баш мөхәррире Александр Коренников. Ул укучыларына илдә кабул ителгән кануннарның халыкның көнкүреш тормышына ничек тәэсир итәчәген аңлатып язу максатын күздә тота. Аның сүзләренчә, кабул ителгән законнарның 90% ы башка матбугат чараларының күз уңыннан төшеп кала. «Парламент газеты» исә хокукый кырдагы яңалык турында гына язып калмый, аерым бер кануннарның төбәкләрдә ничек эшләвен дә анализлый. Ул депутатлар белән халык арасында арадашчы мәйдан да. Басманың 20 млн аудиториясе бар. Татарстан – Россиянең әлеге газета таралган унберенче төбәге булды. «Республикала абруйлы партнер таптык», – дип белдерде Александр Коренников. «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире Александр Латышев әйтүенчә, республика кануннарына багышланган полоса атнага бер тапкыр чыгып барачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар