Логотип
Яңалыклар

Татарстанда урамда битлексез йөрү рөхсәт ителә

8 июньнән ТР Хакимияте республика халкына җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткасыз булырга рөхсәт итте.

8 июньнән ТР Хакимияте республика халкына җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткасыз булырга рөхсәт итте. Әмма аларны кибетләрдә, транспортта һәм таксида һаман кияргә туры киләчәк.

Шулай ук киләсе атна башыннан тәүлек буе эшли торган кибетләр янә үз режимына кайта. Санаторийлар да эшли башлаячак, ә менә балаларның җәйге ял лагерьлары әлегә ябык.

Шулай ук верандалары булган җәйге кафелар һәм рестораннарга да ишекләрен ачарга рөхсәт иттеләр.

ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар 8 июньнән үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар