Логотип
Яңалыклар

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурыч 7 миллиард сум

Милекчеләрнең әлеге өлкәдә бурычлары гына түгел, зарлары да арта. Бу хакта бүген үткән матбугат очрашуында «Татарстандагы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге җәмәгать контроле төбәк үзәге»нең Башкарма директоры Дмитрий Романов хәбәр итте.

 Милекчеләрдән үзәккә килгән дәгъвалар саны узган ел белән чагыштырганда 14 процентка арткан. Бер мең ярым мөрәҗәгать килгән, кайнар линиягә шалтыратканнар. Иң күп зар түләүләр буенча, бигрәк тә җылылыкка кагылышлы түләүләр, күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты, кануннар эшләмәүгә кагылышлы. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр милекчеләр җыелышы үткәрелмәүдән дә зарлана, чөнки хуҗаларны җыеп бетереп булмый. Ә җыелыш милекчеләр өчен бик мөһим. Торак милекчеләр ширкәтендәге һәр үзгәреш җыелыш җыеп хәл ителергә тиеш. 
Үзәк идарә компанияләрнең рейтингын да төземәкче булып, узган ел бәйге игълан иткәннәр. Тик компанияләр бу хәбәргә битараф калган. Бары тик алты идарәче компания генә теләк белдергән. Дмитрий Романов әлеге рейтинг бик кирәк дип саный. «Фатир сатып алучылар өчен бу бик мөһим мәгълүмат булачак», – ди ул. Шуңа күрә алты компания арасында булса да, төзергә уйлый алар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар