Логотип
Яңалыклар

Татарстанда тагын 5 коронавирус очрагы теркәлде

Татарстанда тагын 5 коронавирус очрагы теркәлгән.


 
Татарстанда тагын 5 коронавирус очрагы теркәлгән. Авыручыларның дүртесе – республикада яшәүчеләр, бишенчесе – Россиянең башка регионыннан. Хәзер алар Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә, табиблар карамагында. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Барлык очракларда да авыручылар читтән килгән. Икесе – Франциядән. Аларны хастахәнәгә аэропорттан китергәннәр. Тагын өчесе Швейцария һәм Испаниядән кайтучылар. Алар башта изоляциядә – өйләрендә булган, хәлләре начарая башлагач, аларны хастаханәгә алып килгәннәр. Лилия Галимова әйтүенчә, коронавирус белән авыручылар үзләрен әйбәт хис итә. Табиблар аларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли һәм авыруның җиңел формада узуын әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зная ,что в мире происходит,люди продолжают выезжать за пределы страны.

    Хәзер укыйлар