Логотип
Яңалыклар

Татарстанда сайлаулар шактый актив — Михаил Виноградов

«Петербургская политика» фонды җитәкчесе Татарстанда сайлау алды активлыгын илдәге уртача активлыктан югарырак, дип бәяләде.

«Татарстанда сайлау алды активлыгы, илдәге уртача активлыктан югарырак булды. Моннан тыш, алар сайлаучылар өчен күпкә кызыклырак, үзенчәлеклерәк иде», –  диде бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә «Петербургская политика» фонды җитәкчесе Михаил Виноградов.

«Татарстанда сыйфатлырак эшлиләр, һәм омтылырга, катнашырга теләк уята торганм вакыйгалар, нокталар, максатлар куялар. Шуңа да Татарстанда социаль оптимистлык дәрәҗәсе, уртача күрсәткеч белән чагыштырганда, күпкә югарырак», – диде ул.

«Бу сайлауларда, 2011 ел белән чагыштырганда, илкүләмендә сайлауларга килүчеләр күбрәк һәм бу, дөресен әйткәндә, сюрприз. Мин бүген Казанда 3 сайлау участогында булдым. Кешеләр сайлауга килә, олы яшьтәгеләр генә түгел, урта яшьтәгеләр, хәтта яшьләр дә килә. Гомумән алганда, сайлаулар ярыйсы ук актив», – дип бәяләде сайлаулар барышын «Петербургская политика» фонды җитәкчесе.

 http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/18/126273/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар