Логотип
Яңалыклар

Татарстанда санаторийларны тиздән ачарга мөмкиннәр

Роспотребнадзор биргән рекомендацияләрне тулысынча үтәү шарты белән, санаторийлар кунакларны 1 июньнән кабул итә башларга өметләнә.

Роспотребнадзор биргән рекомендацияләрне тулысынча үтәү шарты белән, санаторийлар кунакларны 1 июньнән кабул итә башларга өметләнә. Татарстан Республикасы Санатор-курорт оешмалары ассоциациясе президенты Евгений Терентьев, республикада эшләүче санаторийлар ТР Министрлар Кабинетының күрсәтмәләрен көтә, дип белдерде. 
Исегезгә төшерәбез: РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Россиядәге пансионатлар, ял йортларын, ел дәвамында эшләүче балалар лагерьлары һәм кунакханәләрне броньлаштыруны һәм аларның кунакларны кабул итүен 28 марттан 1 июньгә кадәр туктатып торган иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар