Логотип
Яңалыклар

​Татарстанда һәр 35 нче кеше яман шеш авыруы белән авырый.

 Республика клиник онкология хастаханәсендә 110 мең кеше исәптә тора. Әлеге чирдән 8 меңнән артык бала җәфа чигә. Һәм бу сан, кызганыч, үсә. «Балаларны дәвалау өчен онкодиспансер төзелә башлаячак», – дип хәбәр итте бүген Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. 

 Ел саен республикада 16 мең яңа авыру очрагы ачыклана. Сәламәтлек саклау министры моны яман шешне ачыклау яхшыру белән аңлата. Бу – беренчедән. Икенчедән, республикада гомер озынлыгы арта. Бүгенге көндә ул – 74,3 яшь. Яшь арткан саен, авыру килеп чыгу мөмкинчелеге дә үсә. «Бу очракта профилактика ярдәмгә килә», – ди министр. Узган ел диспансеризация вакытында ике мең авыру очрагы ачыкланган. Аларның 70% ы беренче һәм икенче стадиядә. Дөрес, республикада яман шеш авыруы ныклап тамыр җәйгән кешеләр саны да арткан. Узган ел 269 кеше әлеге чирдән вафат булган. Бу, башка еллар белән чагыштырганда, 4% ка арткан. Бу авыру күбрәк тиредә, юан эчәктә һәм күкрәктә очрый. Марат Садыйков: «Яман шеш авыруы арта, яшәрә һәм ул үлем карары түгел», – ди. Иң мөһиме: вакытында медицина тикшерүе узу һәм дөрес тормыш рәвеше алып бару. 

Авыруларны дәвалауны тагын да камилләштерү өчен ресублика онкология диспансерына яңа җиһазлар кайтарыла, Әлмәттә радиологик комплекс, Чаллыда онкодиспансер төзелә,  республикада балалар онкодиспансеры төзү  карары кабул ителгән. Балалар арасында да авыручылар саны арта. «Билгеле, бу эпидемия түгел, бары тик авыруны башлангыч стадиядә ачыклау яхшырды», – дип аңлатты Сәламәтлек саклау министрлыгының онкология буенча штаттан тыш баш белгече Владимир Жаворонков. 

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар