Татарстанда "Бердәм Россия" праймеризы буенча экзит-пол нәтиҗәләре игълан ителде

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский һәм Александр Сидякин, РФ финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов Татарстанда "Бердәм Россия" праймеризы нәтиҗәләре буенча экзил-пол лидерлары булды. Бу хакта "Бердәм Россия" төбәк башкарма комитетында узган брифингта Россия "Юристлар ассоциясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илнар Гыйрфанов хәбәр итте. Биредә иртәдән алып бердәм алдан тавыш бирү көненең матбугат хезмәте эшли.

Илнар Гыйрфанов сүзләренчә, аның оешмасы экзил-поллар процедурасында беренче тапкыр катнашкан. "Без участокларда күзәтү башкара алмадык, чөнки праймериз партия эчендәге процедура. Бары кандидатларның вәкилләре генә күзәтүчеләр генә була алды", - дип аңлатып узды ул.

Спикер белдергәнчә, 9дан 13 сәгатьткә кадәр 560 участокның 70ендә күзәтүчеләр чыгу юлында тавыш бирүчеләрдән сораштыру үткәргән.

"Прймериз - рейтинг процедурасы, ягъни берьюлы берниә кандидат өчен тавыш бирү мөмкинлеге бар, бездә кемнең беренче, ә кемнең икенче булуы турындагы төгәл мәгълүмат юк. Без тавышларны иң күп җыйган кандидатларны ачыкладык, - диде спикер. - Әгәр федераль исемлектәге төбәк төркеме турында сөйләсәк, алган урыннар буенча түгел, ә алфавит тәртибендә иң күп тавышны Марат Әхмәтов, Ирек Богуславский, Александр Сидякин һәм Айрат Фәррахов алды".

И.Гыйрфанов билгеләп узганча, бер мандатлы округларда да саннар буенча төгәл мәгълүмат юк. "Әмма без иң күп тавыш җыйган кандидатларны атый алабыз. Безнең өчен Түбән Кама бер мандатлы округында Айрат Хәйруллинның  90 процентка якынын тавыш җыюы көтелмәгән хәл буды, - диде ул. - Үзәк бер мандатлы округта - Иршат Минкин, Мәскәү округында Илдар Гыйльметдинов, Идел буе округында Фатыйх Сибагатуллин һәм Чаллыда  Әлфия Когогина  65тән 75 процентка кадәр тавыш туплады".
 
сылтама

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 20 июнь 2021 - 07:03
    Без имени
    Дауамын языгыз
    Сигез сумлык үтүк
  • 18 июнь 2021 - 22:51
    Без имени
    Төкерә хәзер сиңа Әсмабикә!
    Әсмәбикәм, гафу ит!
  • 19 июнь 2021 - 04:36
    Без имени
    Эйе. Молодец Физвлия апа.
    Әсмәбикәм, гафу ит!
  • 19 июнь 2021 - 07:00
    Без имени
    Бик килешәм
    Ике куллы һәм дүрт куллы
  • 19 июнь 2021 - 09:10
    Без имени
    Ирегез чүп түгә, почта ящигын карый, аның өстенә ашарга пешерүдә дә катнаша икән, тагын сез ни көтәсез аңардан?!Эшлидер бит?! Иртән жыенып документ-телефоннарын онытмыйча чыгып китә алсалар бик рәхмәтле булырсың ирләргә, аларны табигать шулай яраткандыр күрәсең.
    Ике куллы һәм дүрт куллы
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан