Логотип
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән  тагын бер пациентның үлеме теркәлде

30 апрель көнне Чаллы сырхауханәсендә 1953 елгы Алабугада яшәүче ир вафат булды.

30 апрель көнне Чаллы сырхауханәсендә 1953 елгы Алабугада яшәүче ир вафат булды.
Ул 18апрель көнне Чаллы шәһәренең  Инфекцион сырхауханәсенә китерелә. 21 апрельдән икенче санлы Шәһәр хастаханәсендә дәвалана. Аны 25 апрель көнне ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтыралар.Үлем сәбәбе:  COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы, ике як үпкәсе дә ялкынсына. Шулай ук хроник авырулы да була. Диагноз экспертиза белән расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар