Татарстанда ишегалларын төзекләндерү программасы булдырылачак

Республикада «Бердәм Россия» инициативасы белән «Безнең ишегалды» дип аталган яңа республика проекты гамәлгә ашырыла башлаячак. Моңа халыкның әлеге мәсьәлә буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләре этәргеч биргән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге идеяне хуплап, ишегалларын төзекләндерү буенча программаны формалаштыру өчен халык белән фикерләшүне сораган. Яшәүчеләр балалар мәйданчыгының нинди булырга тиешлеген, өстенлекне парковкаларга яки яшел зоналарга бирүне үзләре хәл итәр дип уйланыла. Бу уңайдан «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары Лилия Маврина белән Роза Җаббарова Казандагы Җиңү проспектында халык белән очрашты. Дәүләт Советы депутатлары халыкка төзекләндерелгән ишегалларының берничә вариантын тәкъдим итте. Яшәүчеләрнең барлык тәкъдимнәрен картада ук теркәп барачаклар. Фикерләшүгә ишегалды хуҗалары – балалар да кушылып, үз теләкләрен җиткерделәр. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән һәр районда очрашып чыгачаклар.
Татарстанда 5 ел эчендә 1704 ишегалды төзекләндерелде. Белгечләр мәгълүматларына караганда, республикада барлыгы 11 мең ишегалды бар. Яңа программа 5 ел эчендә гамәлгә ашырылып бетәргә тиеш дигән бурыч куелды.
-
Язмышларны сайлап алмыйлар (тормыштан алынган хикәя)
-
Хәния Фәрхинең сеңлесе нигә апасы белән бергә җырламаган? Вакыт – су кебек ага... Җандагы әрнүләр генә кимеми. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына да өченче ел китте...
-
Мәтрүшкә чәчәге (тормыштан алынган хикәя)
-
Курчак күңеле - 2 (ахыры)
-
14 декабрь 2019 - 05:27Без имениБездәге "күңел хөрлеге" дигән матур гыйбарәгә менә шушы мәгъдә салынгандыр ул. Күңеле хөр кеше - үзе дә хөр һәм ирекле. Күңеле андый булмаганнар исә башкаларны да кысаларга кертергә тырыша инде. Шул гына. Ә Алинәгә килгәндә, аның җиңүен - Олимпия чемпионы булуын да гафу итмәде бит әле Рәсәй халкы...Иреклеләр бәхетле
-
14 декабрь 2019 - 05:27Без имениТормыш шул бу,адэм балалары торлечэ ялгыша ,яшьлектэге мэхэббэт Гомер буе озатып бара инде улАерылышсыннар иде!
-
14 декабрь 2019 - 05:27Без имениХалык үзе күтәреп җибәрде бит Фирүзә ханымны, Хәния апа вафат булгач, аның образын Фирүзә ханымнан эзләп тынычландылар. Күңелләрен Фирүзә ханым җырларына кушылып, аның белән аралашып юаттылар. Хәзер халык үзе үк аны чукый башлады. Күтәрелгән, ачылып киткән икән, димәк шулай кирәк булган. Ник тияргә аңа, кешенең ниятен, йөрәген тикшергән булып, шелтә белдерергә.Хәния Фәрхинең сеңлесе нигә апасы белән бергә җырламаган?
-
14 декабрь 2019 - 05:27Без имениКүңелле кичә булды. Рәмзия Анваровна сезгә аерым рәхмәт!Арча районында хатын-кызлар «ябык клубка» җыелды
-
14 декабрь 2019 - 05:27Без имениЭт БН мэчене сатып алмыйлар.Сезнен бэхеткэ дэ чыгар.Кеше элешенэ генэ кермэгеэ.Укучы хаты