Логотип
Яңалыклар

Татарстанда иртәгә яшенле яңгыр, көчле җил көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 15 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр, аерым районнарда яшен булу ихтимал. Яшен вакытында көньяктан, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 

Һаваның төнлә минималь температурасы – +9..+14, көндез исә максималь температура +19..+24 градус булачак.

Казанда төнге сәгатьләрдә +11..+13, көндез +20..+22 градус җылы булуы, яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә.

Искә төшереп узабыз, синоптиклар бүген 14 июндә көчле яңгыр, яшен һәм урыныбелән боз яву ихтималын да җиткергән иде.

чыганак: http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар