Логотип
Яңалыклар

Татарстанда III Авыл яшьләре форумы узачак

Агымдагы елның 29 октябреннән 1 ноябренә кадәр «Идел» яшьләр үзәгендә III Авыл яшьләре форумы узачак. Чара «2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак вакытка исәпләнгән максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында, ТР Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан үткәрелә.
Форумда Аграр яшьләр берләшмәсенең программасын гамәлгә ашыруга һәм аның эшчәнлегенә йомгаклар ясау, республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү дә күздә тотыла. Чара кысаларында авылга кагылышлы актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр уздырыла.

Форумның 31 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узачак пленар утырышына ТР муниципаль район бүлекчәләренең лидерлары, шулай ук республиканың 43 муниципаль районыннан авыл яшьләре вәкилләре киләчәк.  

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/04/114247/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар