Татарстанда иң өлкән кияүгә 91 яшь

Узган ел республикада үлүчеләргә караганда, яңа туган сабыйлар саны күбрәк булган. Идел буе федераль төбәкләре арасында Татарстанда гына мондый тенденция саклана. Бу хакта РТ Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең еллык коллегиясендә идарә башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина хәбәр итте.


 

Татарстанда күрсәткечләр яхшы. Коллегиядә әлеге фикер кызыл җеп урынына сузылып барды. Моны статистика саннары да раслый. Узган ел республикада 43180 бала дөньяга килгән. Малайлар күбрәк – 51,2%. Нигездә, икенче, өченче балалар күбрәк туган. Ә менә яшь гаиләләр бала табарга ашкынып тормаганнар, күрәсең. Барлыгы 16 меңнән артык гаилә тормышларын тагын да ямьләндергәннәр. 10 ел элек бу сан 26 мең тирәсе булган. Шунысы да бар: ун ел элек бала тапкан аналарның уртача яше 25 булса, хәзер 29 яшь икән. Димәк, яшьләр үз дәвамчыларын табарга соң өлгерә, артык ашыкмый. Узган ел Чаллыда яшәүче ханым 49 яшендә беренче баласын тапкан. Ә иң өлкән яшь әтигә 63 яшь булган. Аның бишенче баласы дөньяга килгән. 

Киләсе елга әлеге статистика үзгәрер дип көтелә. Беренчедән, республика җитәкчелеге тарафыннан авыл җирендә яшәгән бала тапкан аналарга өстәмә түләүләр булдырылды. Икенчедән, Россия президенты Владимир Путин үзенең еллык юлламасында «ана капиталы»ның беренче балага ук бирелә башлаячагын вәгъдә итте. Быел беренче тапкыр ана булган ханымнарга 466 мең сум биреләчәк. Икенче бала тапканнарга «ана капиталы»на 150 мең сум тирәсе өстәлә. Өченче балага да 450 мең һәм җир биреләчәк. Әлеге бер чемодан түләүләр демографияне яхшыртырга ярдәм итәр дип көтелә. 

Акыллы ана бала табар өчен үрнәк әти, яхшы ир эзли бит әле. Кызганыч, дәүләт мәхәббәт өчен әлегә акча түләми. Шуңа күрә бу эшне парлар үзләре һәм... ЗАГС хезмәткәрләре хәл итәчәк. Соңгыларына яшьләрнең никахын күбрәк рәсмиләштерү бурычы куелды коллегиядә. Алар районнарына кайтып, гаилә кору өчен мотивация тудырырга тиеш булачак. Узган ел республикада 24182 пар никахын теркәгән. Аларның 70 проценты – 30 яшькә кадәргеләр. Дөрес, мәхәббәткә яшь комачауламый. Лениногорск районында яшәүче бабай 91 яшендә камыт кияргә хәл иткән. Ә Казанда яшәүче 81 яшьлек әби үзенең туган көнендә кияүгә чыккан. Менә кайда ул романтика!

Ләкин романтика озакка сузылмый шул. Узган ел Татарстанда 13316 аерылган парның 65 проценты ун ел да яшәмәгән. Гаилә таркатмауда ярдәм өмет итеп 1368 кеше ЗАГСка мөрәҗәгать иткән. ЗАГС Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина раславынча, республикада аерылышулар мәсьләсе башка төбәкләр белән чагыштырганда, үтә катлаулы түгел. Ул елдан-ел тотрыклы. 2018 елга караганда, 1 процентка кимегән дә әле.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
  • 25 февраль 2020 - 08:35
    Без имени
    Мин билгеле матур итеп яза белмим лэкин мин автор б,н килешмим. Мин ирекле кош диюгезне бэхет димэс идём. Без 37 ел гомер итэбез аллага шокер. Чит иллэргэ йормэдек лэкин мин узем не бэхетле дип эйтэ алам ике бала устердек, оныкларыбыз ны соеп туя алмыйбыз. Яратышып ойлэнешмэдек, лэкин бер _беребездэн башка Яши алмыйбыз. Хазер кызлар га ботен нэрсэ сразо кирэк акчалы, машиналы, квартиры... Барысын бергэ табу турында куп кызлар уйламыйда. Шуна ялгыз кызлар куптэ инде.
    Ирек хакы
  • 25 февраль 2020 - 09:21
    Без имени
    Ботен эшемне ташлап укып чыктым....бер сулыштан............Искиткеч👍💕
    Кеше белән кеше юкка очрашмый
  • 25 февраль 2020 - 10:11
    Без имени
    Сезнен камыр белэн пешереп карыйм эле буген,аллага тапшырып.
    Төче камыр рецепты
  • 25 февраль 2020 - 14:44
    Без имени
    Алланын рэхмэт булсын, шундый матур язылган эсэров очен
    Ай сылуы-5
  • 25 февраль 2020 - 15:14
    Без имени
    Шундый тирэн эчтэлекле, фэhемле эсэр. Мин узем дэ мина авырлык салганнарга якшылык эшли-эшли качтым. Жаным тыныч шуна. Бэхет бит ул шулай булу. Бик ошады, рэхмэт авторга.
    Битлек
Реклама
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...