Татарстанда эшсезлек белән бәйле вәзгыять ни хәлдә?

Узган атнада Татарстанда эшсезләр саны шактый гына кимегән. Эшсез калган халыкның күбесе исә хезмәт урынын үз теләге белән калдырган икән.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, республикада икътисади яктан актив халыкның 0,82 проценты эшсез булып санала. Бу – барлыгы 17 меңгә якын кеше дигән сүз. Әйтергә кирәк, узган атнада Татарстанда эшсезләр саны май уртасы белән чагыштырганда 409 кешегә кимегән.

Халык күпләп һәм ваклап сату тармагында эшләргә теләми

Буш вакансияләргә килгәндә исә, мәшгульлек үзәкләре халыкка барлыгы 29,6 мең эш урыны тәкъдим итә. Узган атнада гына да вакансияләр саны 2 меңгә арткан.

- 18-24 май көннәрендә республикада барлыгы 658 кеше эшсез дигән статус алды. Аларның 310 сы хезмәт урынын үз теләге белән калдырды. Оешманы ябу яки штат кыскару нәтиҗәсендә эшсез калучылар саны исә – 69, – дип хәбәр итәләр җаваплы идарәчелектә.

Эшсез калучыларның күбесе күпләп һәм ваклап сату оешмаларыннан киткән. Бу өлкәне барлыгы 103 кеше калдырганлыгы мәгълүм. Эшкәртү җитештерүе белән бәйле предприятиеләрдә хезмәт куючылар саны да 81 кешегә кимегән икән.

Күчемсез милек белән эшләү оешмаларыннан – 41, төзелеш тармагыннан – 37, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 36, финанслар белән эшләүче – 34, сәламәтлек саклау тармагыннан исә 28 кеше киткән. Авыл хуҗалыгы, кунакханә һәм ресторан бизнесы өлкәләрендә 10 шар кешенең эшсез калганлыгы мәгълүм.

Казанда кимегән, Менделеевскида арткан

Шунысы сөенечле: шәһәрләрдә эшсезлеләр саны шулай ук кимүгә таба бара. Мәсәлән, 24 майга Казанда мәшгульлек үзәкләрендә хисапта торучы барлыгы 5194 эшсез кеше исәпләнгән. Бу – май уртасы белән чагыштырганда якынча 130 кешегә азрак.

- Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Алабуга шәһәрләрендә дә эшсезләр саны кимеде. Бүгенге көндә Чаллыда – 2451, Түбән Камада – 1234, Яшел Үзәндә – 769, ә Алабугада 466 кешенең хезмәт урыны юк, – дип хәбәр итәләр Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

Чистай һәм Менделеевскида, киресенчә, эшсезлек бераз гына арткан икән. Кама Тамагында исә эшсезлек буенча исәптә торучылар саны үзгәрмәгән һәм 250 кеше тәшкил итә.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3643
    5
    124
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    1281
    5
    103
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10991
    5
    75
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6163
    0
    64
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4430
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан