Логотип
Яңалыклар

Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауда "Бердәм Россия" һәм КПРФ үткәне билгеле булды

Бу ике партия 5 процентлы барьерны узган

Татарстанда сайлау участокларыннан чыгу барышында сораштыруларның беренче нәтиҗәләре игълан ителде. Аларны журналистларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиянең Бердәм мәгълүмат үзәгендә социология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе Сәяси фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Андрей Тузиков җиткерде.

Ул экзит-полл тарафыннан 5 мең 300 кеше сораштырылганын әйтте. Якынча нәтиҗәләр буенча беренче урында “Бердәм Россия” партиясе. Аның өчен 79,6 процент сайлаучы тавыш биргән.

Икенче урында – КПРФ - 6,3 процент.

Өченче урында – ЛДПР - 4,1 процент.

“Справледливая Россия” өчен 4 процент кеше тавыш биргән дип фаразлана.

“Россия коммунистлары” 2,3 процент сайлаучының тавышын җыйган. Калган партияләр өчен бирелгән тавыш саны 1 проценттан ким.

Андрей Тузиков бу мәгълүматларның бары тик сайлау участокларыннан чыкканда сораштыру нәтиҗәләреннән генә булуын искәртте. Азаккы нәтиҗәләрне Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе игълан итәчәк.

cылтама: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар