Логотип
Яңалыклар

Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү үзгәрәчәк

Балалар бакчасына түләү баланың бару-бармавынан чыгып исәпләнә башлаячак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә ата-аналар түләве мәсьәләсе буенча утырыш үткәрде. Бу хакта республика хөкүмәте сайты хәбәр итә.

Балалар бакчасына түләү баланың бару-бармавыннан чыгып исәпләнә башлаячак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин  мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә  ата-аналар түләве мәсьәләсе буенча утырыш  үткәрде. Бу хакта республика хөкүмәте сайты хәбәр итә. 


Дөньяда барган икътисадый кризис вакытында  республика Президенты Рөстәм Миңнеханов балалар бакчаларына түләү системасын киредән карау карарын кабул итте.  Балалар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрмәгәндә дә түләнгән абонент түләве 3-4 тапкырга кимиячәк, шулай ук күпчелек төркемнәрдә гомум ата-аналар түләве дә үзгәрер дип уйланыла. 


Утырыш вакытында  Алексей Песошин 12 майга кадәр түләүләр яңача исәпләнеп бетәргә тиеш дигән бурыч куйды.  
Әлеге социаль ярдәм өчен республика тупланма казнасыннан  ел саен 2 миллиард сум акча кирәк булачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар