Логотип
Яңалыклар

Татарстанда һава торышы начарлану сәбәпле, балаларны массакүләм каядыр алып бару тыела

Татарстан территориясендә һава шартлары начарлану белән бәйле рәвештә, бүген ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышында укучыларны һәм спортчыларны каядыр алып чыгуны тыю турында карар кабул ителгән.

Утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин рәислегендә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, ТР Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов, шәһәр округлары һәм муниципаль районнар рәисләре һәм комиссия әгъзалары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалары катнашында узды.

“Әгәр һава шартлары яхшырмаса, иртәгә планлаштырылган сәфәрләр тыела. Бүген балаларны каядыр алып бару тыела”, - дип аңлатма бирде комиссия кабул иткән карар турында ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ибраһимов.

Утырышта автоинспектор белдергәнчә, бүгенгә 49 мәктәп автобусы ГЛОНАСС системасы буенча күзәтелми, кайберләрендә бу җиһазлар ватылган.

Үз чиратында, Рафис Хәбибуллин авыл балаларын йөртә торган мәктәп автобусларын юлга чыгаруны тыю тәкъдимен комиссия каравына кертте. Шулай ук ул һава шартлары начарлану сәбәпле, балаларны спорт ярышларына һәм төрле чараларга алып йөртүне тыярга тәкъдим итте.

“Республиканың барлык эре шәһәрләре буенча трассаларга чыгуны һәм хәрәкәтне чикләү максатыннан, өстәмә дислокацияләр әзерләнгән”, - диде Рөстәм Ибраһимов.

Һава торышы үзгәрү белән бәйле рәвештә, республика һәм федераль дәрәҗәдәге юлларны ябу яки аларда хәрәкәтне чикләү турындагы карар бүген кабул ителәчәк.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар