Татарстанда 432 меңнән артык кеше сайлауларда катнашкан

Бу − 15,09 процент сайлаучы.

Әлеге сәгатькә Татарстанда 15,09 процент сайлаучы сайлауларда катнашырга өлгергән. Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә республика Үзәк сайлау комиссиясе Секретаре Надежда Борисова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу − 432 мең 298 сайлаучы. Идел буе сайлау округында 15,8 процент, Мәскәү сайлау округында 15,94 процент, Түбән Кама сайлау округында 16,60 процент, Яр Чаллы сайлау округында 16,42 процент, Әлмәт сайлау округында 19,37 процент, Үзәк сайлау округында 7,45 процент сайлаучы сайлауларда катнашырга өлгергән.

2015 елда үткән бердәм сайлау көнендә республика сайлау участокларында 19,29 процент сайлаучы үз тавышын биргән булган. 2011 елдагы сайлауларда исә бу вакытка 10,24 процент сайлаучы сайлауларда катнашырга өлгергән.

«Бер сайлау кампаниясе дә алдагысына охшамый. Бүген бездә фикер алдышырга хокуклы бик күп күзәтүчеләр теркәлгән. Хәзергә аларның саны 700 дән артык. Сәяси партияләрнең ышанычлы вәкилләре дә теркәлүне дәвам итә», – диде һәм әлеге саннарның көн дәвамында үзгәрәчәген билгеләп үтте. 

http://tatar-inform.tatar/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3616
    5
    124
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    1096
    4
    86
  • Җизнәм Көнозын елап ятам, миндә берәрсенең эше булсачы! Чынында еламыйм да инде хәзер, туйдым, күз яшьләре дә чыкмый, көчәнсәм дә.
    10957
    5
    74
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6130
    0
    63
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4397
    1
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан