Логотип
Яңалыклар

Татарстанда 13 яшьлек кыз, әти-әнисенә ачу итеп, тугызыннчы каттан сикергән

Бүген инде кызның әти-әнисе җеназага әзерләнә. 17 сентябрьдә Аида М., әти-әнисе белән сүзгә килеп, аларны тәрәзәдән сикерәм дип куркыта. Әти-әнисе үсмернең сүзен игътибарга алмый, куркыта дип кенә уйлыйлар.
Әмма ялгышалар: кызларның үле гәүдәсен үзләре яшәгән тугыз катлы йортның тәрәзәләре төбеннән табып алалар. Мәрхүмәнең гәүдәсе медицина-суд экспертизасына җибәрелгән. Тикшерү органнары суицид буенча эш башлаган.
«Чаллы хәбәрләре» әлеге әти-әни белән бала арасындагы низаг кесә телефоны аркасында килеп чыккан дип хәбәр итә. Сәбәбе: әти-әнисе кызның телефонын алган булган.


Россиядә үсмерләрнең үз-үзенә кул салуы олы бер бәлагә әйләнеп бара. Бу күрсәткеч буенча безнең ил дөньяда дүртенче урында. Бездән алда – Һиндстан, Кытай һәм АКШ.
 
Үсмерләрнең үз-үзенә кул салуын булдырмый калу адымнары:
(психолог киңәшләре)

1. Үсмер әлеге карарны кабул итү фактын кабул итәргә кирәк. Кайчагында ата-ана суицид хәвефен танудан курка, кача, арттырабыз дип уйлый. Арттырган хәлдә дә бала гомеренә бәрабәр була алмый бу. Бу очракта курку – игътибарлырак булу өчен бер сәбәп кенә. Шуңа да үсмерне шәхес итеп кабул итәргә һәм бу шәхес мондый карарга сәләтле икәнен танырга кирәк.
2. Әгәр кем дә булса үз-үзенә кул салырга хәл иткән икән, аны туктату мөмкин түгел дип уйлау – ХАТА. Болай уйларга нигез бар кебек. Ләкин кебек кенә. Дөньяда көн саен йөзләрчә кеше үз-үзенә кул сала, ә бит аларны тыеп калырга да мөмкин булыр иде. Аның белән бары тик ышанычка корылган җылы мөнәсәбәт кенә урнаштырырга кирәк. Суицидка илтә торган проблемаларны бер селтәнүдә генә хәл итеп булмый, әлбәттә, әмма үсмерне ничек бар шулай кабул иткәндә, әлеге куркыныч гамәлне киметергә була. «Бәләкәй олы кешене» яшәргә өйрәтергә кирәкми, аңа әхлак нотыгы да сөйләп тору артык. Аңа ярату, наз кирәк, игътибар, кайгырту җитми. Болар җылы сүз белән әйтелергә мөмкин, ягымлы елмаю белән дә ирештереп була. Мондый чаралар үзен югалткан, үзен кирәксез итеп тойган үсмерне тормышта кабат кирәкле итеп тоярга ярдәм итәчәк.
3. Үз-үзенә кул салу турындагы уйларга бирелүчән, шушы гамәлгә сәләтле үсмер белән аралашу җиңел түгел. Үсмер үзенең күңеле сызлануыннан башканы уйлый алмаганга шулай эшли.
4. Үз-үзеңә кул салу ихтималының төп сәбәпләрен эзләргә кирәк. Үсмерне ярату, кайгырту гына аз, аның үзен-үзе тотышындагы әлеге билгеләрне дә күрә белү мөһим. Әгәр үсмернең тәртибендә андый чалымнар сизелә икән, үзен даими рәвештә бәхетсез итеп тоя, үзен ялгыз тоя, яшьтәшләре белән аралашмый икән – болар барысы да бу дөньядан китү теләгенең төп билгеләре булырга ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар