Логотип
Яңалыклар

Татарстан үзизоляциядән чыга башлый

Беренче этапта татарстанлыларга саф һавада спорт белән шөгыльләнергә һәм балалар белән йөрергә рөхсәт бирәчәкләр. Бу хакта республика президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.


  Татарстанның үзизоляциядән чыгу буенча үз проекты бар. Хөкүмәт аны республика башлыгы Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иткән. Лилия Галимова журналистлар өчен оештырылган брифинг вакытында үзизоляциядән  чыгуның рецепты булмавын,  һәр төбәкнең үз планы барлыгын әйтте. 


Бүгенге көнгә Татарстан чикләүләрне бетерү буенча беренче этапта. Билгеле булганча, Татарстанда урамда спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт булды. Бу юнәлештә тагын берничә адым ясалачак. Тик бу әле коронавирус чигенә дә, саклык чаралары кулланырга кирәкми дигән сүз түгел. Социаль дистанция, җәмәгать урыннарында маска режимы сакланырга тиеш. Бу үзизоляциядән чыгуның төп шарты.  Чикләүләрне киметү планы Президент  белән килештергәннән  соң  якын көннәрдә игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар