Логотип
Яңалыклар

Татарстан Республикасының “Динамо” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең 90 еллык юбилее чаралары узачак.

Татарстан Республикасының “Динамо” Бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыятенең 90 еллык юбилее чаралары узачак.
Әлеге бәйрәмгә Россиянең төрле почмакларыннан кунаклар һәм җитәкчеләр килүләре көтелә.
 
 “Динамо” исеме белән данлы тарихи узганны, шулай ук хәзерге спортчыларның һәм тренерларның искиткеч җиңүләрен, көч структуралары һәм ведомстволары хезмәткәрләренең физик әзерлеген камилләштерүне, киләчәктә спорт уңышларына ныклы ышаныч һәм гомумән, безнең җәмгыятьнең динамик үсешенә бәйлиләр.
 
Россиядә динамо хәрәкәте үсешенә Татарстан Республикасы “Динамо” вәкилләре дә үз өлешләрен кертте. Безнең динамолылар Россия, халыкара ярышларда җиңүгә иереште һәм Олимпия уеннары, дөнья һәм Ауропа чемпионаты призерлары булды.
 
2012 елда Лондонда узган ХХХ җәйге Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы яулаган 82 медальнең 51 ен “Динамо” спортчылары өстәде, шул исәптә 19 алтын, 13 көмеш һәм 19 бронза. Ә аларның 5 алтынын һәм 1 бронзасын Татарстан динамолылары яулады.
 
Нәтиҗәләр:
Узган Спартакиадада беренчелекне яуладык.
2016 елда узачак Олимпиадага җибәрердәй спортсменнарыбыз байтак, хәзерге вакытта исемлек төзү бара.
 
Александр Плюшкин (ОГО ФСО “Динамо” РТ): Җәмгыятебез белән горурланам! Спорттагы уңышлардан тыш, без социаль тормыш та алып барабыз. Реабилитациягә мохтаҗ, авыру  һәм башка балалар өчен Яңа ел чыршысы бәйрәме уздырдык.
 
Араик Маргарян (Чирәмдәге хоккей буенча Россиянең атказанган тренеры): Үзебезнең уңышларыбызны “Динамо” җәмгыятенең уңышларына кушу горурлык хисе уята.

Динамолыларга саулык-сәламәтлек, яңа җиңүләр телибез!
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар