Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Россия көне уңаеннан, Татарстан халкына мөрәҗәгать итә.

“Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме – Россия көне белән тәбрик итәм!

Илебез дәүләтчелегенең меңьеллык тарихы бар, ләкин чирек гасыр элек булган вакыйга анда аеруча урын алып тора. Россия дәүләт хакимиятенең иң югары органы, дәүләт бәйсезлеге турындагы Декларацияне кабул итеп, җәмгыяви үсеш барышын кискен үзгәртте, илебезнең статусын һәм ролен билгеләде.

Бүген без Россия Федерациясенең икътисади һәм хәрби кодрәте белән хаклы рәвештә горурланабыз. Кешеләрдә ышаныч һәм оптимизм арта, халык бердәмлеге ныгый.

Алдынгы үсеш темплары күрсәтүче республикабыз илебезнең биләп торган урынында ныклап урнашуына бик зур өлеш кертә. Федерализмны үстерүгә, күп милләтле дәүләтебезне ныгытуга юнәлтелгән инициативаларыбыз таяныч таба. Күптән түгел Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин “Татарстан күрсәткән нәтиҗәләр барлык төбәкләр арасында иң яхшылардан” булуын ассызыклады.

Илебез белән бергәләп, без бу елларны лаеклы үттек. Федераль үзәк булышлыгы белән, Татарстан нәтиҗәле икътисад, тотрыклы иҗтимагый-сәяси үсешкә иреште, татарстанлылар тормышының дәрәҗәсен һәм стандартларын яхшырту нигезләрен булдырды.

Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы хәерле мөнәсәбәтне саклау һәм арттыру, гражданлык җәмгыяте институтларын төзү, хакимиятнең барлык тармакларының һәм баскычларының бердәм булуы казанышларыбызның ныклы нигезе булып тора.

Кадерле дуслар!

Җәмгыятебезнең тормышын ватанпәрвәрлектән башка күз алдына да китереп булмый. Ватанны ярату һәм аңа тугрылык, мактаулы тарихыбызга хөрмәт Россиягә, Татарстаныбызга, туып-үскән һәм олы тормышка беренче адым ясаган туган җирләребезгә карата сак мөнәсәбәт белән үрелеп бара.

Ватаныбыз белән горурлану өчен тулы нигезебез бар. Россия көнендә сезгә намуслы һәм фидакарь хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Бергәләп без зур уңышларга ирешә алабыз, бергә булганда - без көчле!

Барлык татарстанлыларга ныклы исәнлек, тормыш дәрте һәм өметле киләчәк, муллык һәм уңышлар, уртак йортыбыз – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең киләчәктә дә алгарышы һәм чәчәк атуы хакына яңа казанышлар телим”, - диелә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р. Н. Миңнеханов тәбрикнамәсендә.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/12/110363/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Реклама
Хәзер укыйлар
  • «Таккан белән теккән кебек без...» – Кайнана белән ничек торасың син? Минем сыман гомер буе бием белән яшәгән, башкалар кайнаналарын сөйләгәндә сүзгә кушылмаган кешегә бу сорауны бик еш бирәләр. Җавабым гел бер була минем: – И-и, рәхәт бит аның белән! – дим. Чын күңелдән әйтәм! Бер риясыз...
    4557
    11
    115
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 8   Рәфис тә, кайнатам да туасы баланың малай булуын  бик тели иделәр.  Ирем: «Малай тусын, Алладан сорап дога кыл әле», – дип, авылдагы сукыр Фәния карчыкка сәдака да илтеп бирде. Ул заманда туасы баланың кызмы, малаймы икәнен алдан белеп булмый иде шул...
    13173
    2
    90
  • «Ирең яратсын дисәң, кайнанаңны ярат» – Бу – төп нигез. Ишле гаилә! Эшле гаилә! Монда килгән-киткән кеше дә бик күп булыр. Ә син шушы йортның хуҗабикәсе булырсың! Әнинең – кайнанамның туйда әйткән бу сүзләре бүгенгедәй колагымда яңгырап тора. Ул көнне ишеткән теләкләрнең бик күбесе күптән онытылды, ә әнинекеләрне гомерлеккә хәтерләп калганмын. Матур тормышның башы шушы сүздән үк башлангандыр.
    2827
    9
    88
  • Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 11 Көн артыннан көн, ай артыннан ай узды. Икенче балама көмәнле вакытымда без, кайнана белән кайната яшәгән йорттан башка чыгып, үз йортыбыз белән яши башлаган идек...
    11335
    13
    75
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 10  Мин, иремне уятмаска тырышып, куенымда мыш-мыш килеп йоклаган баламны саклык белән агач караватка китереп салдым. Өстемдәге пальтомның төймәләрен чишеп, чөйгә өлдем. Урамда апрель башы булуга карамастан бик суык иде шул, кар да эреп бетмәгән. Салкын төндә печән өстендә баламны кысып кочаклаган килеш төн кундым бит.
    13783
    4
    73
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда