Логотип
Яңалыклар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Россия матбугат көне белән котлавы

Хөрмәтле журналистлар, газета-журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм әһелләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Хөрмәтле журналистлар, газета-журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм әһелләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Илебездә матбугат бай тарихлы һәм күп гасырлык традицияләргә ия. Безнең матбугат битләрендә ил һәм аның төбәкләре тормышындагы төп вакыйгалар гына түгел, ә төрле чорларның рухы да урын алган. Публицистикада һәрвакыт битараф булмаган, иҗади, үз эшенең мөһимлеген аңлаган, һәр әйтелгән сүз өчен җаваплы кешеләр эшләде. XXI гасыр журналистикасы электрон форматка һәм телевидениегә күчүгә карамастан, газета-журналларның кәгазь версияләреннән акрынлап читләшсә дә, безнең күп кенә ватандашларыбыз элеккечә нәкъ менә басма сүзгә өстенлек бирә, традицион җитди басмаларны укый.

Яңа ел республика өчен дә, тулаем ил өчен дә әһәмиятле вакыйгаларга бай булачак. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы (1941-1945 еллар) билгеләп үтеләчәк, күпсанлы спорт һәм иҗтимагый чаралар, халыкара форумнар һәм конференцияләр узачак. 2020нче ел – шулай ук сайлаулар елы да. Татарстан халкы үзенең Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаячак. Җәмгыять сездән әлеге вакыйгаларны яктырткан кызыклы, сыйфатлы материаллар көтә.

ТАССР юбилеен бәйрәм итүне аеруча билгеләп үтәсем килә. Ул –республикабыз үсешенең тулы бер гасырлык чорын төрле яклап бәяләүгә, Татарстанның тарихи-сәяси, хезмәт һәм иҗат елъязмасының хаксызга онытылган исемнәрен халыкка җиткерүгә көчле мәгълүмати җирлек булып тора. Катлаулы, әмма, һичшиксез тирән эз калдырган ул елларда булган әһәмиятле вакыйгаларның, эшләрнең күбесе белән без бүген дә хаклы рәвештә горурланабыз. Халкыбызның искиткеч күтәренке рухы, хезмәттәге һәм сугыштагы батырлыклары, югары гуманистик идеаллар өчен барысын да корбан итәргә әзер булулары турында сөйләргә, күрсәтергә, инандырырга кирәк... Чөнки узган уңышларда – киләчәк җиңүләрнең нигезе. Монда сезнең төп максатыгыз – ватанпәрвәрлек, гражданлык һәм битарафсызлык хисен булдыру, кече һәм зур Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту. Бу исә 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу алдыннан аеруча актуаль мәсьәлә.

Кадерле дуслар! Тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм. Сезгә яңа кызыклы проектлар, тирән эчтәлекле бай материаллар һәм иҗади куәт, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар