Логотип
Яңалыклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Үзгәреш җиле" фестивален тамаша кыла

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә “Үзгәреш җиле” II Татар җыры фестиваленең өченче концерты зур аншлаг белән башланып китте. Бүген концертның тамашачылары арасында Гөлсинә ханым белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.

Фестивальне алып баручылар - Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыров концерта җырларның заманчага һәм борынгыга, классикага һәм эстрадага бүленмәвен, барысының да җанлы башкаруда булуын искәртеп үттеләр.

Концертны Казан дәүләт консерваториясе студенты Айгөл Гардисламова "Сибелә чәчәк" җыры белән башлап җибәрде. Аның артыннан Казан шәһәре филармониясе солисты, Венера Ганиева укучысы Әмир Әхмәдишин сәхнәгә чыкты. Аларның академик тавышын халыкчан тавышлы Ильвина, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов алыштырды.

Оештыручылар бүгенге концертка, беренчесе белән чагыштырганда, үзгәрешләр кертелмәвен әйттеләр, димәк, бүген дә 32 татар җырының яңача яңгырашы тәкъдим ителәчәк.

Җырларны Вадим Эйленкриг оркестрына һәм Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының симфоник оркестрына, шулай ук баянчылар Ринат Вәлиев һәм Айдар Сәләховка кушылып 23 җырчы һәм ике музыкаль төркем башкара.

Дирижер – Станислав Курбацкий (Мәскәү). Композицияләрне Сергей Мандрик җитәкчелегендәге STREET JAZZ балеты (Мәскәү) бизи. 
 
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/03/153594/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар