Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль сәркатибе белән очрашты

Бүген Согуд Гарәбстанына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиддә шәһәрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль сәркатибе Йосыф бин Әхмәд Әль-Осеймин белән очрашты.
«Россия Федерациясе белән Сезнең оешма арасында элемтә һәм үзара хезмәттәшлек бик мөһим», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов очрашу башланганда: «Татарстан Россия белән мәшһүр халыкара оешма элемтәләре үсешенә керткән өлеше белән горурлана. Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Үзәк аппараты, аның аерым структуралары белән даими диалог урнаштырылуга шатбыз. Кызганыч, бүген дөньяда тынычлык һәм татулык булмаган төбәкләр шактый. Мөселманнар буларак, бу хәл безне бик борчый. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Якын Көнчыгышта тынычлыкка ирешүгә аерым игътибар бирә».
Аның сүзләрен Россия Федерациясенең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе һәм Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Даими вәкиле Олег Озеров та хуплады.
Йосыф бин Әхмәд Әль-Осеймин билгеләп үткәнчә, аңа Татарстандагы дөньяның барлык дин вәкилләре дә тату яшәгәнлеге мәгълүм.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, 2014 елдан Россиядә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше торгызылган һәм Россия Президенты кушуы буенча ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Хәзерге шартларда әлеге Төркем эшчәнлеге Россиянең мәдәни-инсани нигездә мөселман дәүләтләре белән киләчәктә дә якынаюына; дәүләтләр һәм халыклар арасында үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга; экстремизм һәм терроризм идеяләрен таратуга каршы торуга юнәлдерелә.
Россиядә Төркем ике утырыш уздырды. 2015 елда беренче утырышта Ислам хезмәттәшлеге оешмасының элеккеге Генераль сәркатибе Ийяд Мәдәни дә катнашты. Киләсе очрашу Чечен Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә май аенда узачак. Ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль сәркатибе Йосыф бин Әхмәд Әль-Осейминны бу утырышка чакырды.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты 2018 елда Төркемнең чираттагы утырышларының берсен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы мәйданчыгында уздыру мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Оешма ярдәме белән Татарстан башкаласында ел саен KazanSummit халыкара форумы уздырыла. Татарстан Президенты Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаренә очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм аны 18-20 майда узачак чираттагы саммитка чакырды.
Ә ул арада: Президентның Согуд Гарәбстанына сәфәре турындагы хәбәрләр җирле матбугатның беренче битләреннән төшми: «Король Татарстан Президенты белән очрашты», «Ике Изге җирне Саклаучы Татарстан Президенты белән хезмәттәшлек мәсьәләләрендә фикерләшә», «Эр-Рияда Әмире, Принц Фейсал бән Бандар Рөстәм Миңнеханов хөрмәтенә төшке аш әзерләде» кебек баш исемле язмаларны күрергә була. Беренче битләрдә очрашулардан фотолар да бирелгән.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.