Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үз теләге белән эшеннән китте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. 
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икенче кандидат билгеләнгәнче, Премьер-министр вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак. 

"Татэнерго" идарә компаниясе" акционерлык җәмгыяте директорлар советы җәмгыятьнең бердәнбер акционеры - "Связьинвестнефтехим" тәкъдимен бертавыштан хуплап, 2017 елның 4 апрелендә Илдар Халиковны компаниянең генераль директоры итеп билгеләде.

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Илдар Халиков Татарстан Республикасының энергетика өлкәсе компанияләренең директорлар советында идарә итүне дәвам итәчәк. 

Халиков Илдар Шәфкать улы 1967 елның 21нче ноябрендә ТАССРның Әгерҗе шәһәрендә туган.

1985 елда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1987 елда хокук белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына укырга керә.

1993-1995 еллар – "Челны-банк" акционерлык коммерцияле банкының әйдәп баручы белгече, кыскавакытлы һәм озынвакытлы кредитлаштыру, депозитлар һәм кыйммәтле кәгазьләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы, идарә башлыгы.

1995-1996 еллар – "КамАЗ" ачык акционерлык җәмгыятенең хокукый идарә башлыгы урынбасары.

1996-2003 еллар – "КамАЗ" ачык акционерлык җәмгыятенең  финанслар буенча директоры, генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары - икътисад һәм финанслар буенча директоры, генераль директорының корпоратив стратегия буенча урынбасары.

2003-2005 еллар – Яр Чаллы шәһәре администрация башлыгы.

2006 елның 1нче гыйнварыннан - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, шәһәр мэры.

2010 елның 22нче апреленнән бирле - Татарстан Республикасы Премьер-министры.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    8279
    1
    106
  • 8778
    2
    57
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9751
    1
    55
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...