Логотип
Яңалыклар

Татарстан парламенты составы 30-40 процентка үзгәрәчәк

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең матбугат үзәгендә узган очрашу вакытындажурналистларга көзен парламент составының 30-40 проценткаүзгәрәчәген әйтте. 

 

– Мин праймериз башында да әйттем, хәзер дә шул фикердә торам, – диде ул. – Тәҗрибә шуны күрсәтә: сайлаулар саен парламентта шундый алмашыну бара. Аның 100 процентяңартылуы кирәкми дә, минемчә. Ләкин яңа кешеләр, парламентта яңа фикерләр туарга тиеш дип уйлыйм. Алар безнең партиядән сайланган депутатлардан да чыгарга тиеш, оппозициядән сайланган депутатлардан да.

Мин бу цифраны 20, 30 яки 40 булачак дип үзем куя алмыйм. Ул элек кенә шулай була иде. Әйтик, 10 процент яшьләр, шуның кадәр эшче, шуның кадәр крестьян булырга тиеш дип югарыдан күрсәтмә килә иде. КПСС заманын беләсез бит инде. Андый заманалар үтте. Хәзер бу мәсьәлә – сайлаучылар кулында. Алар нинди кандидатны яклап тавыш бирә, күбрәк тавыш җыйганнары йә «Бердәм Россия» партиясе исемлеге белән, йә бер мандатлы округтан депутатлыкка көрәшергә чыга.

 

 

Исегезгә төшерәбез: 

Бүген Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе праймеризында 222 кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар