Логотип
Яңалыклар

Татарстан Милли музееның мультимедиа-гиды булачак

«Тарихи-мәдәни мирас» экспозициясе буенча гидтан мобиль кушымтаны күчереп алганнан соң файдаланырга мөмкин.

«Тарихи-мәдәни мирас» экспозициясе буенча гидтан мобиль кушымтаны күчереп алганнан соң файдаланырга мөмкин.

 

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Милли музее ТР Мәдәният министрлыгының Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты тарафыннан үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча мультимедиа-гидка ия булачак. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова «Мәдәният» илкүләм проекты буенча иҗтимагый тыңлауларда шул хакта хәбәр итте.

«Экспозиция һәм күргәзмә проектлары буенча мультимедиа-гид булдыру күздә тотыла. Алар белән танышкан вакытта, чынбарлык белән баетылган технологиядән файдаланып, әсәрләр турында мәгълүмат алып булачак. Мәгълүмати һәм цифрлы үсеш департаменты тарафыннан үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча «Тарихи-мәдәни мирас» экспозициясе белән ТР Милли музее хуплау тапты», - диде Ирада Әюпова.

Гидтан мобиль кушымтаны смартфонга күчереп алганнан соң файдаланырга мөмкин.

ТР Милли музееның мультимедиа-гиды «Мәдәният» илкүләм проектының «Цифрлы мәдәният» ярдәмче проекты кысаларында булдырылачак. 2024 елга кадәр республикада тагын шундый 35 гид барлыкка килергә тиеш.

«Мәдәният» илкүләм проекты Татарстанда «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» федераль проектлары белән тәкъдим ителгән. Республикада илкүләм проектларның гамәлгә ашырылуына «Бердәм Россия» партиясенең контроль төркеме күзәтчелек итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/30/190664/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар