Логотип
Яңалыклар

Татарстан мөфтие «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясендә катнашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уңаеннан оештырылган хәйрия чарасында катнашты. Татарстан Диния нәзарәте урнашкан бинага күп балалы, аз керемле, социаль яктан якланмаган, физик мөмкинлекләре чикле булган ата-аналы гаиләләрдә тәрбияләнүче нарасыйлар килгән иде.


Тиздән, бик тиздән яңа уку елы башлана. Сентябрь аен укучылар көтеп алса да, кайбер әти-әниләрне, бигрәк тә финанс ягыннан кытлык кичерүчеләрне, борчуга сала. Чөнки баланы тиешенчә дәрәҗәдә мәктәпкә әзерләү бик авыр бурычларның берсе булып тора. Татарстанда менә инде унынчы тапкыр оештырылып килүче акция, күпләргә яңа уку елын каршы алырга ярдәм итә. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе бөтен Татарстан буенча җәелдерелде. Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләп килүче «Зәкать» фонды һәрдаим мохтаҗларны кайгыртып тора. Биредә хәтта адреслы ярдәм дә оештырыла.



«Безнең фонд бүгенге көндә чыннан да күп хәйрия акцияләре оештыра. Мохтаҗларны һәр җомга саен (100ләп кеше) кайнар ризык белән тукландырабыз, – ди «Зәкать» хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин. – ДЦП авырулы балалар исеменә махсус  хисап счетлары ачабыз, ягъни адреслы ярдәм күрсәтәбез. Күпмедер акча туплангач, балалар шифаханәләрдә дәвалана ала. Казаныбызның Тукай урамы 3 йортта эшләп килүче кибетебездә кием-салымнар белән дә тәэмин итәбез. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» чарасын узган елларны да оештырдык. Быелгысын исә, киңрәк итеп  уздырырга ниятләдек. 39 бала исеменә мәктәп букчалары һәм уку кирәк-яраклары тапшырабыз».



Татарстан Диния нәзарәте бинасына җыелган балаларга бүләкләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәхсән үзе тапшырды. Нарасыйларны сөендергәне өчен мөфтигә әниләр рәхмәтләрен дә җиткерде. Казанның Киров районында яшәүче Рабига Гарипова 7 бала әнисе.  

- Олы кызыбыз 8 сыйныфка бара. Гаиләбездә быел 3 укучы бала булды. Аларны мәктәпкә җыендыру  өчен һәрберсенә кимендә ун мең акча китә. Аллаһының рәхмәте яусын «Зәкать» фонды укучы балаларыма букчалар тапшырды. Безнең гаилә бюджетына бу бик саллы өлеш. Гомумән, кием-салым, хәтта ит, азык-төлек белән дә булышалар. Ә иң мөһиме – рухи яктан да терәк булып торалар. Үзебезнең кемгәдер кирәкле булуыбыз, кемнеңдер безне кайгыртып торуын тою да күңелдә куаныч хисе уята, –  ди Рабига ханым.



«Зәкать» фонды балаларны гына күз уңында тотмый. Татарстаныбыздагы мохтаҗ, гарип, тормыш авырлыкларына дучар ителгәннәрнең барысын да колачларга тырыша. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да фондның эшчәнлеген югары бәяли. Бала өчен мәктәп еллары, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлаган мизгелләр беркайчан да онытылмый торгандыр. Шәхсән мөфти үзе дә бу мөһим вакытны истән чыгармый икән. «Минем күбрәк мәдрәсә чоры хәтергә уелган. I -II сыйныфта укыганымны  яхшы хәтерлим. Беренче сыйныфка әнием белән бергә чәчәкләр күтәреп барган идек. 1 сентябрьнең дулкынландыргыч минутлары озата йөри инде ул. Быел, Алла насыйп итеп, хаҗда булырмын, дип торам. Мәдрәсәдә укыган дусларым, бергә дин сабагы алган якыннарым белән очрашабыз, уку чорын искә алабыз,» – ди Камил хәзрәт.

сылтама - http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар