“Татарстан командасы”ннан – яңа бәйге

V «Сәләт» белем бирү форумында «Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы “Җиңүчеләр командасы” дигән фотоконкурс башлап җибәрде. Беренче селфи фотосы “Сәләт” форумы мәйданчыкларында ясалды: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге җитәкчесе Ринат Садыйков белән бергә фотога төште.
“Татарстан командасы”ның яңа бәйгесе – республикага булган мәхәббәтеңне белгертүнең тагын бер ысулы. Хәер, фотолар төрле жанрда булырга мөмкин. Пейзажмы ул, гаилә портретымы, репортаж фотоларымы – бәйгегә барысы да кабул ителә. Аның нәтиҗәсендә Татарстанның портреты булдырылачак.
– Татарстан – безнең илебезнең һәрвакыт динамикалы үсештә булган төбәге. Бөтен уңышлар – җитештерү сәнәгатендә булсынмы ул, авыл хуҗалыгындамы, сәламәтлек саклау өлкәсендәме, яшьләр сәясәтендәме – аларның барысының нигезендә безнең күпмилләтле халкыбыз һәм аның лидеры – Рөстәм Миңнехановның бөтмәс-төкәнмәс хезмәте ята. Шуңа күрә аның белән бергә төшкән фотоны мин, һичшиксез, конкурска тәкъдим итәм, – ди Ринат Садыйков.
Әлеге бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен 15 августка кадәр fototatarstan.ru сайтына фото җибәреп, аны #командататарстана #татарстанкомандасы дигән хэштеглар белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк. Иң яхшы фотолар күчмә күргәзмәдә урын алачак, авторларын истәлекле бүләкләр көтә.
Яңа проектны республиканың “Яшь гвардия” оешмасы әгъзалары тәкъдим иткән. “Яшь гвардия” оешмасының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Динар Бариев әлеге конкурска “Сәләт” форумында катнашучыларны да чакырып калды. “Әгәр дә сез үз тормышыгызны фотографияләрдән башка күз алдына китермисез икән, димәк, әлеге бәйге сезнең өчен”, – ди Динар.
Исегезгә төшерәбез: “Татарстан командасы” иҗтимагый инициативасы моннан өч атна элек оешты. Бүген әлеге командада йөздән артык кеше бар. Аларның барысын да республикага булган ватанпәрвәрлек хисе берләштерә. Иҗтимагый инициатива дәвамында спорт ярышлары, төрле бәйгеләр һәм акцияләр уза. Аларда һәр татарстанлы катнашып, үз тәкъдимнәрен җиткерә ала.
http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.