Логотип
Яңалыклар

Татарстан китап нәшриятының яңа кибете ачылды

«Татмедиа» бинасының беренче катында Татарстан китап нәшриятының «Әдәби кафе» форматында яңа кибете ачылды. 

«Татмедиа» бинасының беренче катында Татарстан китап нәшриятының «Әдәби кафе» форматында яңа кибете ачылды. 
«Әдәби кафе»да чын иҗат атмосферасы, төрле зәвыкка туры килә торган китаплар, басма матбугат һәм хуш исле каһвә белән ләззәтләнеп була. Биредә шулай ук татарча открыткалар, чәйләп алу зонасы,  иҗат кешеләре өчен аралашу урыннары да бар. Шулай ук биредә яраткан язучылар белән автограф-сессияләр, яңа китап презентацияләре, тематик остаханәләр булыр дип көтелә. 
Кибеткә төрле жанрдагы  700 ләп китап сатуга куелган. Бу Татарстан китап нәшриятының дүртенче сәүдә ноктасы. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хатлар йорты открыткалары! Искиткеч, эйбэт яналык!

    Хәзер укыйлар