Логотип
Яңалыклар

Татарстан китап нәшрияты XXVIII Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә катнаша

Татарстан китап нәшрияты XXVIII Мәскәү халыкара китап ярминкәсендә катнаша. Ул быел 6 сентябрьгә кадәр уздырыла. Күргәзмәгә нәшриятның 200 дән артык төрдә 1,5 меңгә якын данә китабы җибәрелгән. Алар арасына балалар өчен һәм матур әдәби китаплар, фәнни-популяр һәм тарихи, уку китаплары, сүзлекләр һәм белешмәлекләр бар.
Татарстан китап нәшрияты экспозициясендә яңа басылган китаплар да, укучылар мәхәббәтен яулаган басмалар урын алган. Алар татар, рус, инглиз һ.б. телләрдә бастырылган.

Мисал өчен, анда бөек татар шагыйрьләреннән Габдулла Тукайның «Шүрәле» әсәре дөньяның 15 телендә тәкъдим ителгән, шулай ук ярминкәдә Муса Җәлилнең «Сайланма әсәрләр»е бар. Рәүф Мәрданов һәм Ирек Һадиевның татар китабы тарихына багышланган «Татар китабы – Татарская книга», татарча сөйләшергә өйрәтүче татар, рус, инглиз телләрендә бастырылган «Татарча сөйләшик» басмасы, инглиз телендә бастырылган юл күрсәткеч «Kazan» китабын да, «Татар халык әкиятләре»н дә күрергә мөмкин. Балалар өчен күргәзмәдә матур рәсемле, заманча таләпләргә туры килә торган китапларны очратырга була.

Мәскәү халыкара китап ярминкәсе — Әдәбият елының иң төп вакыйгаларының берсе. Бу форумда Россия һәм 30 чит илдән 400дән артык нәшрият катнаша. 5 көн дәвамында уздырылган күргәзмә үз эченә 500 ләп чараны берләштерә, шул исәптән танылган язучылар, китап авторлары, актерлар, режиссерлар, сәясәтчеләр һәм спортчылар белән булган очрашуларны да, диелә Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәрендә.

сылтама: http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/03/113129/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар