Логотип
Яңалыклар

“Татарстан хезмәтләре” кушымтасының яңартылган версиясе татар теленә тәрҗемә ителәчәк

Бу мобиль кушымта аша 17 төрле хезмәттән файдаланып булачак.

Быел Татарстанда 100 меңнән күбрәк кеше iOS һәм Android операцион системаларга “Татарстан хезмәтләре” кушымтасының яңартылган версиясен йөкләгән. Бу 2015 ел белән чагыштырганда 1,7 тапкырга күбрәк. Моның хакында “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Мәгълүм булганча, “Татарстан хезмәтләре” кушымтасының яңартылган версиясе агымдагы елның 26 октябреннән кулланышка әзер. “Безнең максат – Татарстанда мөмкин кадәр уңайлы мәгълүмати киңлек булдыру. Электрон хезмәтләр уңайлы шартлар тудырачак”, – ди министр.

Вице-премьер сөйләгәнчә, бүгенге көндә бу кушымтада 17 төрле хезмәт тәкъдим ителә. Нигездә, алар аеруча еш файдаланыла торган төбәк һәм муниципаль хезмәтләр.

“Бүгенге көнгә 4 миллион хезмәт күрсәтелүе теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 1,3 тапкырга күбрәк”, – дип искәртте Роман Шәйхетдинов. Шулай ук ул ел азагына кадәр әлеге программа татар теленә дә тәрҗемә ителәчәген әйтте.

Кушымтадагы үзгәрешләр яңа “Белдерүләр үзәге” бүлеге ачу белән бәйле. Анда фатир өчен түләүләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында мәгълүматлар китерелә. Шулай ук Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чаллыда Мәктәп укучысы картасының балансын тутыру мөмкинлеге тәкъдим ителә. Yota һәм Tele2 мобиль элемтә операторларының хезмәтләрен түләп була. Моннан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларга ташламалар һәм аларны түләү вакытлары турында да мәгълүматларны белеп була.


чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар