Логотип
Яңалыклар

Татарстан казанышлары – YouTube каналда

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җөмһүриятебез халкын YouTube–канал аша республикабызның инвестицион эшчәнлеге белән танышып барырга чакыра. Моның өчен YouTube кушымтасының эзләү юлына «investtatarstan» дип җыярга һәм әлеге каналга язылырга кирәк.

Каналга язылучылар Агентлык оештырган чаралардан төшерелгән эксклюзив видеоларны карый ала. Болар арасында – Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» икътисади саммиты, Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы утырышлары, Татарстан республикасының дөньядагы иң алдынгы конгресс-күргәзмәләрнең стендларына куелган эшләре һәм башка кызыклы чаралардан төшерелгән видеолар да бар.

Алар берничә телдә: рус, инглиз, төрек, француз, немец, кытай, япон, гарәп телләрендә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар