«Татарстан гүзәле - 2017» Зөлфия Шәрәфиева: «Җиңүем Сабадан булуым белән бәйле түгел»

22 гыйнвар көнне Пирамида мәдәни күңел ачу үзәгендә республиканың иң чибәр кызын билгеләделәр. “Татарстан гүзәле” республикакүләм матурлык һәм сәләт бәйгесе быел инде 19нчы тапкыр оештырыла.
“Татарстан гүзәле” иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова сүзләренчә, бәйгенең быелгысы “Татарстан гүзәле” тарихында революция ясады.
- Без традицияләргә тугры кешеләр, шуңа да ни дә булса тамырдан үзгәртә алмыйбыз. Дөрес, ел саен конкурс стиле үзгәрә. 2017 ел - революция чоры. Элек без кызларга нәзәкатьле, йомшак образлар булдырырга тырышсак, бүгенге образлар тыйнаграк, кырысрак дисәм дә була. Чыгышларда кызыл, кара, ак төс өстенлек итте. Конкурсантларга таләпләр елдан-ел арта. Урамнан гына кереп җиңеп булмый монда. Кайбер кызлар башына җиңүче таҗы кию өчен берничә ел әзерләнә, - диде Изольда Сахарова.
Төрле сынаулар үтеп финалга 30 кыз чыккан иде, алар да сәхнә түрендә озак тормады. Су коену костюмында чыгаш ясау күпләр өчен зур сынау булды. Бәйгенең “сорау-җавап” өлешенә бары ун кыз гына калды. Кызлар биредә чәчләре генә түгел, ә акыллары да озын икәнен дәлилләргә тырышты. Ни кызык, күбесе жор телле, үткен сүзле булып чыкты. Жюрида утырган Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима кызларга исегезгә төшкән берәр шигырьне сөйләгез әле дигәч, бары берничә кызның гына кулы күтәрелде. Конкурсант кыз Камилә Харисова исә сәхнәдән Тукайның “Пар ат” шигырен яңгыратты. Кызлардан сәясәт, спорт, матурлык хәтта авыл хуҗалыгы темаларына сораулар яңгырады. Баксаң, алар сыер да сава белә икән әле. Бер кыз җәйге ялларга әбиләренә кунакка кайткач үзләштергән бу эшне. Кыскасы, сүз өчен кесәгә керә торганнардан түгел алар.
Финал өлешендә кичке күлмәкләрдән булган чыгыш өчен образларны Ливанда яшәүче әрмән дизайнеры Варант Абрамяк булдырган.
- Бу гарәп белән Европа модасы алымнарын тоташтырып эшләгән күлмәкләр. Коллекцияне конкурс өчен махсус ясадым. Казан кызлары белән эшләве рәхәт, барысының да буй-сыннары мода стандартларына туры килә. Сездә кызлар үзләрен бик карыйлар икән. Бауман урамы буйлап йөреп кергән идем, бер таза кыз күрмәдем ди, - Варант Абрамяк.
“Татарстан гүзәле – 2017” бәйгесендә “Казан гүзәле” исеменә 20 яшьлек Камилә Харисова лаек булды. Камилә тумышы белән Чаллы кызы. Казан Федераль Университетында реклама һәм PR белгечлеге буенча белем ала. Шулай ук инглиз телен өйрәнә.
- Бу җиңүем киләктә булган планнарымны тамырдан үзгәртте. “Татарстан гүзәле” бәйгесендә инде дүртенче тапкыр катнашам. Бу юлы бәйгегә килергәме-юкмы дип озак уйладым. Үзегез аңлыйсыздыр, бу бик авыр, күп көч һәм үзеңә ышаныч сорый торган адым. Минем бу исемгә лаек икәнемне дәлиллисем килде. Ләкин башка кешеләр моңа төрлечә карады. Тәүге тапкыр бәйгедә 15 яшемдә катнаштым. Элек минем өчен конкурста беренче урында тышкы матурлык иде: озын, матур чәч, ябык булу җиңүгә китерә дип уйладым. Ләкин иң мөһиме холкыңны күрсәтү икән. Хәзер конкурска килгән 15 яшьлек кызларны күрәм дә, үземне искә төшерәм. Аларны “җебегән булмагыз!” дип әрлим дә әле. “Татарстан гүзәле” ул конкурс кына түгел, ә тәрбия мәктәбе дә, - диде Камилә Харисова.
Камилә мода дөньясына кереп киткәнче алты ел театр мәктәбенә йөргән. Залда исә аның өчен әти-әнисе һәм бертуган энесе җан атып утырды. Камилә Тукай шигырен сөйләгәндә дә әнисе бик дулкынланып тыңлап торган иде.
- Нинди юл сайласалар да, балаларга ярдәм итәргә кирәк. Ата-ана баласына белем, тәрбия бирергә тиеш. Кызымның сәхнәдән “купальниктан” йөрүенә дә уңай карыйм. Элек-электән хатын-кызның тышкы кыяфәте, матурлык кына түгел, ә кешелекнең мораль эталоны булган. Без Изольда Сахарованы да бик күптәннән беләбез, аңа ышаныбыз, - диде Камиләнең әтисе Рөстәм Харисов.
- Камилә тугач та аның күзләре бер айлык сабыйныкы кебек иде инде. Мин аны шул вакытта ук бу гади бала булмаячагын аңладым, - диде кызның әнисе Лузия Харисова.
Республикабызның иң чибәр кызы исә Байлар Сабасында яши булып чыкты. Зөлфия Шәрәфиева шулай ук Казан Федераль университеты студенты. Ул программист-математик. Хәзерге вакытта “Казан экспо” ширкәтендә эшли. Зөлфиягә 22 яшь.
- Иң авыры соңгы минутка кадәр үзеңне кулда тоту иде. Минем өчен бүген әти-әнием, дусларым, төркемдәшләрем җан атып торды. Сәхнәгә аларның ярдәмен тоеп чыктым. Дулкынланган вакытта гел алар утырган якка карадым. Җиңүем Сабадан булуым белән берничек тә бәйле түгел. 2015 елда мин бу бәйгедә бер катнашкан идем инде. Сабадан булган өчен генә башка таҗ кидертсәләр, мин инде ул вакытта ук “Татарстан гүзәле” исемен алыр идем, - дип елмайды Зөлфия Шәрәфиева.
Кызларның чыгышын дөньякүләм танылган «Tesla Boy» төркеме бизәде.
сылтама: http://matbugat.ru/news/?id=17742
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
19 гыйнвар 2021 - 12:03Без имениУзена килешканен таба гына алмый индеЗәйнәбкә кызыл иннек нигә кирәк?
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.