Логотип
Яңалыклар

Татарстан геройлары Владимир Путин белән очрашуга китте

Анна Тарлецкая
Фото: Расих Фасхутдинов

Казанлылар Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән Россия Герое Александр Супонинскийны Мәскәүгә озатты.

Казанның тимер юл вокзалында бүген Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән Россия Герое Александр Супонинскийны озату тантанасы узды. Алар Мәскәүгә Владимир Путин белән очрашуга китте. Ел саен үткәрелә торган Ватан геройлары көненә багышланган очрашу 14 декабрьдә Мәскәү Кремлендә узачак.

Татарстан геройларын сәфәрдә тормыш иптәшләре, шулай ук медицина хезмәткәре озатып бара.

Геройлар Казанга 15 декабрьдә кайтачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар