Логотип
Яңалыклар

Татарстан фермерлары: Безнең башка кандидатурабыз юк!

 Яшел Үзән районының Зур Ключи авылындагы «Индейка»  авыл хуҗалыгы комплексында җыелган Татарстан фермерлары көндәлек мәсьәләләр турында гына сөйләшмәделәр. Алар 13 сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы Президенты сайлауларына кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны күрергә теләүләрен белдерде.

– Нәкъ менә Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы һәм ярдәме белән Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә бизнес үсеш кичерә, фермерлар өчен төрле уңайлы программалар эшли, – дип башлады сүзен  Түбән Кама районының «Якташлар» крестьян хуҗалыгы башлыгы Владимир Аппаков. – Киләчәктә дә аның җитәкчелегендә яҗа проектлар тормышка ашырылыр, яңа мөмкинлекләр барлыкка килер дип ышанам. Безнең башка кандидатурабыз юк!

Әлбәттә, Татарстан фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясе Президиумының утырышында яңгыраган  бу тәкъдимне барысы да кабул итте. Алга таба барлык чыгыш ясаучылар да Татарстан лидерының республика үсешендәге, авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге зур ролен бигеләп үтте. Ассоциация әгъзалары фикере анык: Татарстанның үсеше һәм лидер күрсәткечләре Рөстәм Миңнеханов хезмәте.

Шулай итеп, бу – Рөстәм Миңнехановны кандидатлыкка алтынчы тапкыр тәкъдим итү дигән сүз.  Беренче тапкыр 15 май көнне аны «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте тәкъдим иткән иде. 18 май көнне мондый инициатива белән берьюлы ике оешма - «Татарстан Ветераннар берлеге» һәм «Россия пенсионерлар берлеге»нең төбәк бүлеге чыкты. 20 май көнне аларга Россия оборонаспорт-техник оешмасы – РОСТО (ДОСААФ) кушылды. Ә иде  23 май көнне хәзерге Татарстан лидерын Президент вазыйфасына Татарстан Студентлар лигасы тәкъдим итте.

Арча фермерлары ассоциациясе вәкилләре Рөстәм Миңнехановны инде күптәннән, шушы районда эшләгән елларыннан ук беләләр икән. Татарстан лидеры Тукайның туган ягында хезмәт куйган вакытта ук булдыклылыгы, кешелеклелеге, энергиясе белән аерылып торган. Арча районы башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә, фермерлык эшчәнлегенә дә ярдәм зур иде, дип искә алалар хезмәттәшләре. Беренче фермер хуҗалыклары да нәкъ менә шушы җирлектә барлыкка килә. «Фермер хуҗалыклары эшендә аннан да яхшырак кандидатура күрмибез», – ди Арча районы фермерлары ассоциациясе рәисе Марсель Хәлилов.

– Бүген агросәнәгать комплексында мөһим роль уйный торган крестьян-фермер хуҗалыкларының инфраструктурасы үсеш кичерә. Мисал өчен бүген Президиум әгъзалары җыелган «Индейка» авыл хуҗалыгы кооперативын күрсәтергә була. Әлеге хуҗалык шунысы белән үзенчәлекле: биредә җитештерү белән генә түгел, ә продукцияләрен сату белән дә уңышлы шөгыльләнәләр, – ди Ассоциация рәисе Камияр Байтимеров.

Моннан тыш, президиум әгъзалары язгы чәчү нәтиҗәләре, авыл хуҗалыгы комплексының үсеше турында да сүз алышты. Утырышта Томск өлкәсеннән дә кунак бар иде. Ул Татарстан белән Томск өлкәсенең дустанә мөнәсәбәтләрдә булуын ассызыклады. «Сезнең республиканы лидер буларак тәкъдим иттеләр. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге тәҗрибәгезне Томскига алып кайтырга җыенам», – диде ул.

Сүз уңаеннан, иҗтимагый оешмалар Президентлыкка кандидат итеп башкаларны да тәкъдим итергә хокуклы. Мәсәлән, «Бөтенроссия җирле үзидарә берлеге” иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге бүген президент праймеризына Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин кандидатурасын тәкъдим иткән. Оешма вәкилләре фикеренчә, праймеризда җәмгыятьнең төрле катлауларын һәм тармакларын тәкъдим иткән кандидатлар катнашырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез: 12 май көнне Татарстан җәмәгатьчелеге Президент праймеризларында катнашу өчен кандидатлар тәкъдим итү старт алды. Ул 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Праймериз халыкка да ачык булсын өчен махсус сайт та булдырылган (http://www.праймериз-рт.рф.). Татарстанда, илебез төбәкләре арасында иң беренчеләрдән булып, иҗтимагый оешмалар иң югары вазифаи зат вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итүне оештыра башладылар.

Сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/44777-tatarstan-fermerlaryi-bezne%D2%A3-bashka-kandidaturabyiz-yuk.html

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар