Логотип
Яңалыклар

Татарстан EuroSkillsта мобиль робот техникасы һәм инженер дизайны буенча алтын медаль алды

Россия җыелмасы составындагы татарстанлылар “Мобиль робот техникасы” һәм "CAD инженер дизайны" компетенцияләре буенча алтын медаль алды. EuroSkills һөнәри осталык чемпионаты Венгриядә узды. Бу хакта World Skills Russiа сайтында хәбәр ителә.

"CAD инженер дизайны" компетенциясендә беренче урынны Татарстаннан Альберт Минеев алды. “Мобиль робот техникасы”нда иң яхшылар булып Павел Фадеев һәм Андрей Дюбанов танылды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram аккаунтында Россия катнашучыларын җиңүләре белән котлады. Россия EuroSkills Budapest 2018 һөнәри осталык чемпионатында медаль биремендә тәүге тапкыр беренче урынны алды. Шулай ук Россия командасы катнашкан 29 ил арасында иң күп алтын медаль яулады.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/30/172531/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар