Татарстан экология министры: “Җир сәгате” акциясендә ярты миллион экономияләргә мөмкин

 25 мартта бөтен дөньяда ел саен була торган масштаблы “Җир сәгате” экология акциясе уздырылачак. Татарстанның анда ничек катнашуы һәм кайсы дәүләт учреждениеләренең бер сәгатькә утсыз калачагы турында «Татар-информ»га интервьюда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Абдулганиев сөйләде.

Министр сүзләренчә,Татарстан Россия субъектлары арасында системалы һәм программалы нигездә энергоресурсларны саклау мәсьәләсендә лидерлар позициясендә тора. «Татарстан энергоресурсларны саклау мәсьәләсендә лидерлар сафында, без тизлекне киметергә тиеш түгел. Сизелерлек нәтиҗәләр «Татарстан Республикасында энергосаклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру» озак вакытлы максатчан программасын тормышка ашыруда ирешелә. Ул 2020 елга кадәр каралган. “Җир сәгате” акциясендә катнашу – табигать мохитен һәм кеше тормышында экологик шартларны яхшырту эше пунктларының берсе», – дип билгеләп үтте Фәрит Абдулганиев, барлык татарстанлыларны әлеге акциядә катнашырга чакырып.

“Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан – республиканың барлык җитәкчелеге әлеге акцияне хуплаган аз санлы төбәкләрнең берсе. Тулысынча «Казан Кремле» тыюлыгы архитектура-сәнгать, Татарстан Министрлар Кабинеты, Татарстан Дәүләт Советы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм башка министрлыклар, Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залы, IТ-парк һәм күпсанлы башка объект биналарында утлар сүндерелеп торачак. Акциягә һәрвакыт Казан мэриясе, район хакимияләре һәм Казан ратушасы кушыла», – дип сөйләде Татарстан экология министры. 
 Все, что для этого нужно, – 25 марта на час выключить свет. Тем самым татарстанцы смогут внести свой вклад в вопрос энергосбережения.

источник: http://tatar-inform.tatar

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    7411
    2
    51
  • Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
    8170
    0
    38
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    4300
    0
    34
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    2237
    0
    32
  • Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде... 
    2924
    1
    31
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда