​Татарстан буенча Баш федераль инспектор Казандагы сайлау участогында тавыш бирде

Ренат Тимерҗанов яшь тавыш бирүчеләрне сайлауларда катнашуга җаваплы карарга чакырды.

Бүген иртән Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирде. Ул гражданлык бурычын Казанның 96нчы гимназиясендә урнашкан 64 сайлау участогында үтәде. Тавыш бирү башланган вакытта әлеге участокта сайлаучылар исемлегендә 1716 кеше исәпләнә.

«Мин сайлауларга күтәренке кәеф белән барам, чөнки республикада әзерлек процессы яхшы үтте дип саныйм. Сайлаулар да әйбәт узар дип саныйм. Яшьләргә бу процесста активрак катнашуларын теләр идем. Конкрет кандидатлар арасыннан конкрет кешене сайлап, без җәмгыятьтә һәм бу тормышта үз фикеребезне җиткерәбез», - дигән фикердә Ренат Тимерҗанов.

Тавыш биргәннән соң Казанда барлык сайлаучыларга «Мин тавыш бирдем!» дигән махсус беләзекләр тапшырыла. Алар көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм «Казан Арена»да узачак концертка бушлай керү мөмкинлеген бирә. Шулай ук аның ярдәмендә кайбер кафе һәм АЗСларда ташламалар да алырга мөмкин.

Искәртеп узабыз: «Татар-информ» агентлыгы «Пирамида» комплексында урнашкан ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бедәм мәгълүмат үзәгеннән онлайн-трансляция оештырды. Трансляция төнге 1гә кадәр дәвам итәчәк. Аны агентлык сайтында карап була.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/18/126275/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 28 октябрь 2020 - 13:52
    Без имени
    Астагы комментария дэ язганнар сэер диеп, мина да шулай кебек тоелды. Ниндидер укенугэ охшаган. Бер темага гына кагылам.Ирлэр берузе яши алмый дигэнгэ.Ничегрэк яшилэр, ашаргасын да пешерэ(бик оста), керен дэ юа(стир машина), йортында чиста тота.Гэрип куллы тугеллэр бит. Эгэр кемдэ булса бу ир кеше язган дисэ, ялгышу, хатын кешемен, 40 елга якын кияудэмен.....
    Бәясен белгән хатын-кыз көчле ул...
  • 28 октябрь 2020 - 12:28
    Без имени
    Аллах тэгалэдэн узып булмый,хэзер проыессорларнын эйткэне кубесе туры килми
    Кыш нинди булыр?
  • 28 октябрь 2020 - 21:29
    Без имени
    Донья куласа,айландырып китереп бер баса...
    Киленем “Чыгып кит!” — дип кычкырды
  • 28 октябрь 2020 - 19:42
    Без имени
    Бик ошады
    Сине өйдә көтәләр
  • 27 октябрь 2020 - 20:08
    Без имени
    Иии кадерле эбилэр!Юри генэ зарланасыздыр!Балаларыңа кирэк булу,оныкларыңны сөеп яшэү иң зур бэхет бит инде ул!
    Оныклар карап кына ятасым килми: үзем өчен кайчан яшәрмен соң?
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...