Логотип
Яңалыклар

Татарстан бал кортлары "Аллаһ" сүзен язган

Лаеш районында яшәуче Вәлиуллиннар умарталыкларында бал суыртканда могҗизага тап булалар.

Лаеш районында яшәүче Вәлиуллиннар умарталыкларында бал суыртканда могҗизага тап булалар. Бал кортлары бер ояларында гарәп хәрефләре белән кәрәз ярдәмендә "Аллаһ" дип язып куйган. 

Гәүһәрия апа, кортларны карар алдыннан һәрвакыт мәрхүм әтисенең төшенә кереп, умарта карар вакыт җиткәнен әйтеп торуын да могҗизага тиңли.

Гәүһәрия Вәлиуллина "Сөембикә" журналына хәбәр итүенчә, бу чын-чынлап могҗиза, Аллаһы Тәгаләнең бер билгесе. Ул кәрәзләрне гарәп графикасы буенча белгечләргә дә күрсәткән, алар да раслаган. Умартачылык – Вәлиуллиннарның гаилә бизнесе. Гәүһәрия апа да, ире Җәвит абый да – динидәр. Гәүһәрия апа – алтынчы буын умартачы. Алар турында "Сөембикә" журналының август санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар