Логотип
Яңалыклар

Татарстан авылларында яшәүчеләргә бала тапкан өчен 100 мең сумга кадәр акча түләячәкләр

25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк.
 

Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде.

Бала тапкан өчен түләүләр туучылар санын арттыру максатыннан башкарыла.

25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләргә авылда кимендә 3 ел яшәгән хатын-кызлар гына өметләнә ала.

Бу акча быел түләнә башлаячак. Пособиены алу өчен республика матди ярдәм үзәгенә гариза язарга кирәк. Акча да шунда ук түләнәчәк.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу кайчан тапканнарга тулэргэ мин 6 елдан бирде авылда торасыз балама 5 яшь тулды беренче балам уземэ быел 25 Тула бу акча мина бирделэрме??

    Хәзер укыйлар