«Татарстан-24» телеканалы тарихында яңа сәхифә

Бүген, 2017 елның 7 февралендә «Татарстан-24» телеканалы үзенең «челтәр» тарихын башлап җибәрә. Әлеге телеканалга беренчеләрдән булып АО «Татмедиа» составындагы «Зеленый Дол» телеканалы кушылды.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан-24» телеканалы 2016 елның 30нчы маенда теркәлеп, июнь аеннан үзенең эшен башлап җибәрде. «Татарстан-24» – «KZN», «Эфир-24» һәм «Татмедиа» җәмгыятенең уртак продукты. Ул тәүлек буе эшли, һәр сәгать башында республика яңалыкларын тыпшырып тора. Каналның 90% тапшыруы үзләренеке, сәяхәтләр турындагы тапшырулар читтән сатып алынган. Тапшырулар программасы 30 яшьлек һәм өлкәнрәк кешеләргә тәгаенләнгән. Иң күп караучылар шулай да хатын-кызлар булыр дип уйланыла. «Татарстан-24» каналын эфир дулкынында, спутник яки кабельле телевидение аша карап була. Ул беренче көннән үк югары сыйфатлы HD форматында күрсәтә. Эфир дулкыннары әлегә Казаннан 70 чакрым аралыкта гына тарала.
2017 елда «Татарстан-24» каналы Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә эшләп килүче төбәк каналлары өчен республикадагы бердәнбер челтәр партнеры булып калачак. Бу эш 2015 елның 13 июлендә кабул ителгән «Массакүләм мәгълүмат чаралары турында»гы Россия Федерациясе Законына һәм «Элемтә турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы 257нче ФЗ белән бәйле алып барыла. Киләсе елдан төбәк каналлары федераль каналларның эфир вакытына кереп, үз тапшыруларын күрсәтә алмаячак.
«НТВ», «РенТВ» һәм башка каналлар аша бер ияләнгән вакытта үз төбәгегезнең яңалыкларын карарга күнеккән булсагыз, бераз күңелегезне төшерәбез, тиздән әлеге каналлар аша төбәк яңалыкларын карап булмаячак. Ул вазыйфаны «Татарстан-24» каналы үз өстенә алырга тиеш.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Мин аны Ходайдан сорап алдым Ул чакта алдымда ике юл иде: йә үземне тулысынча карьерага багышлыйм (мин бу вакыт Мәскәүдә, бик зур бер оешмада әйдәп баручы юрист булып эшлим), йә...
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
17 июнь 2022 - 13:14Без имениШундый төрле фикерлэр эйтелгэн.Раил Садриев: «Безне театр коткарачак!»
-
17 июнь 2022 - 18:20Без имениБер аллакаем хэерле картлык бирсен,олыгайган коннэрдэ чит кеше бусагаларына барып егылырга язмасын. Тирэн эчтэлекле хикэя, уйланырлык,Фагилэ,язмаларынэчен рэхмэт,тагында кызыклы язмаларынны котеп калабыз.Балаларына сыймаган Галия әби
-
20 июнь 2022 - 09:10Без имениХодай гомерне очкэ булгэн, бала чак, рэхэт чак, кыен чак, рэхэт чаклары уткэн, картайгач кыен чаклары калган шул, борынгылар дорес эйткэннэр авыр чаклар яшьлектэ калсын рэхэт чак картлыкта булсын диепУч тутырып акча тапкан ике абый да урамда калды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.