Татарның танылган язучы-сатиригы, публицист Фәнзаман ага Баттал арабыздан китте

Татарның танылган язучы-сатиригы, публицист Фәнзаман ага Баттал 77 нче яшендә бүген көннең беренче яртысында йөрәк авыруыннан вафат булган.

ТР Язучылар берлегеннән алынган мәгълүмат буенча, мәрхүмне иртәгә туган авылына кайтарып җирләү турында сүз бара.

Батта́л (Сәетбатталов) Фәнзаман Сәетбаттал улы 1939 елның 16 февралендә Минзәлә районы Үрсу авылында «кулак», «халык дошманы» һәм дин әһеленең улы буларак, сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән, мал-мөлкәте кат-кат конфискацияләнеп, ике мәртәбә сөргендә булып кайткан игенче гаиләсендә туган.

1948 елда аның әтисен дә, әнисен дә кабат сөргенгә озаталар. Алар киткәч, болай да ач биш ятим баладан гына торган гаиләгә кызамык авыруы йогып, Фәнзаманның эне-сеңелләрен бер-бер артлы якты дөньядан алып китә. Тома ятим калган яшүсмер малай райондагы Хуҗамәт балалар йортына китәргә мәҗбүр була һәм туган авылында башлаган укуын шунда дәвам иттерә.

Сталин вафатыннан соң игълан ителгән амнистиягә эләгеп, өч-дүрт елдан әти-әнисе котылып кайткач, Фәнзаманнар гаиләсе Минзәләдә төпләнеп яши башлый. Фәнзаман шунда Вахитов исемендәге урта мәктәптә укып, 1957 елда аны тәмамлап чыга. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләре, вак хикәяләре, мәкаләләре белән район газетасында һәм «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Чаян» кебек республика матбугатында исеме күренә башлаган яшь каләмне, үзе әйтмешли, «яшь тайны йөгәнләп, колхоз эшенә алып киткән кебек», район газетасы редакциясенә эшкә «йөгәнлиләр». Анда ул бер ел чамасы, гаскәри хезмәткә алынганчы эшли, актив рәвештә төбәк һәм республика газеталарында языша.

1958—1960 елларда Украинаның Хмельницкий, Житомир, Жмеринка шәһәрләрендәге артиллерия гаскәрләрендә хәрби хезмәтен тутырып кайтканнан соң да, Ф. Баттал берникадәр вакыт Минзәлә районы газетасында эшләвен дәвам иттерә; берара, республика территориаль зоналарга бүленгән елларда, Минзәлә территориаль зонасында ВЛКСМ өлкә комитеты инструкторы вазифаларын да башкара. 1963 елда, зурайтылган районнар кабат бүлгәләнеп, Сарманда «Ленинчы» дигән төбәк газетасы чыга башлагач, яшь журналистны хатлар бүлеге мөдире итеп шунда җибәрәләр. Ел ярымнан ул янә Минзәлә район газетасына кире кайта.

1961— 1967 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торып укый, 1967 елда укуын уңышлы тәмамлагач, Ф. Батталны Башкортстанның Калтасы районында чыга торган «Таң» газетасына редактор итеп чакырып алалар. 1972—1983 елларда Фәнзаман Баттал Түбән Кама шәһәрендә яши, башта халык депутатларының шәһәр Советында бүлек башлыгы, аннары мәдәният һәм аттракционнар паркы директоры, күп тиражлы газета редакторы булып эшли.

1984 елда Фәнзаман Баттал Казанга килеп төпләнә. Казаннан еракта яшәгәндә дә күп санлы радиотапшырулары һәм радиорепортажлары аша исеме танылган журналистны Татарстан дәүләт радио һәм телевидение комитетына эшкә алалар. Анда дистә елга якын тапшырулар алып баргач, 1993—1997 елларда ул Татарстан китап нәшриятында редактор хезмәтендә була. 1997 елдан — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Фәнзаман Батталның “Саклыңа ут капса” (1990) “Гөнаһ шомлыгы” 1993), “Бака да бата” (1995), “Сигезенче оҗмах” (1999), “Соңарган яз” (2001) һ.б. сатирик һәм юмористик әсәрләр җыентыклары, публицистика, сатира һәм юмор әсәрләреннән торган “Безнең сурәт” (1993), публицистик материаллар һәм сәяси хикәяләр тупланган “Юлын белгән адашмас” (2000) китаплары укучылар арасында популярлык казанды.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/04/112035/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Мәмдәлнең катлаулы гаиләсе – Өйдә сигез көн авырып ятты. Температурасы төшмәде... Шул инде, коронавирус. Балалар Казанга алып киттеләр. Сыгылып кына төшеп калдым. Төяп алып кайтсалар дим... Бик курыктым! Аннан ике операция кичерде. Әй, берсе минеке инде аның... Барыбыз да рәхәтләнеп көлешәбез.  Әмма Гөлсия апа ялгышып әйтсә дә хагын әйтте: береңнең тәне авыртканда икенчеңнең җаны авырту шушы була инде. Сулар һаваң кебек кадерлегә әйләнгән кешең бит ул...
    2121
    10
    127
  • Гөр-гөр килеп яшәү «Бар әле...» дигән эш барлыгын беләсезме? Без белми идек, Актаныш районы Пучы авылында аңлаттылар.
    3851
    5
    125
  • Дуслыкның чиге бармы? Искән җил аның күлмәген тәненә сылады да, түгәрәкләнеп килгән корсагы сизелде. Ир моны күреп, тетрәнеп китте. Ул сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә җитте. Хатынының корсагыннан күзен ала алмады.
    6475
    1
    64
  • Көнче киленем Берничә көннән соң Алсу миңа үзе шалтыратты. «Әни, мин өй җыештырыр идем, Булат белән урамда йөрергә килә алмассыңмы», – диде. Ярты сәгать эчендә аларның ишек төбендә идем.
    4740
    1
    52
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан