Логотип
Яңалыклар

"Татар Җыры" фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан «Барс Медиа» татар медиагруппасы беренче хәйрия концертын үткәрде

"Татар Җыры" фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан «Барс Медиа» татар медиагруппасы Республиканың социаль оешмаларында концертлар үткәрә.

"Татар Җыры" фестиваленең 20 еллыгы уңаеннан «Барс Медиа» татар медиагруппасы Республиканың социаль оешмаларында концертлар үткәрә. «Я - ДоброТворец» иҗади хәрәкәте белән берлектә әзерләнгән беренче хәйрия концерты Татарстанның Югары Ослан районында урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында узды. Анда ТР Халык артистлары Рөстәм Закиров@ rustem_zakirov_official һәм Илсаф@ ilsaf_rt, шулай ук популяр башкаручы Чәчкә @chachka_liliya чыгыш ясады. Бу очрашу өлкәннәргә генә түгел, җырчыларның үзләренә дә онытылмас хатирәләр бүләк итте.

.

Икенче концерт Казандагы «Дуслык» балалар реабилитация үзәгендә узды. Популяр җырчылар Азат Фазлыев@ azatfazlyev, Ләйсән Гимаева @ leisan_gimaeva_official һәм Илназ Сафиуллин @ ilnaz.official белән Татар радиосы алып баручылары Рамил Шәрәфиев @ ramil_sharafiev һәм Айсылу Лерон @ iceluleron  әлеге үзәктә тәрбияләнүче балаларга чып-чын тамаша куйды. Балалар җырчыларга кушылып җырлады, биеде, уеннарда катнашты һәм ахырдан рәхмәт йөзеннән үз куллары белән эшләнгән картина да бүләк итте.

"Балаларның шат елмайган йөзләрен күрү - иң зур рәхмәттән дә кадерле. Үсеп килүче буынның татар җырларын шулай яратып кабул итүе дә бик сөендерде!" дип уртаклашты оештыручылар.

Хәйрия концертларының чираттагысы кичә Казандагы онкология үзәгендә оештырылды. Дәваланучылар "Татар Җыры" лауреатлары Илдар Әхмәтов һәм ТР атказанган артисты Илназ Бах белән очрашты. "Матур җырлар тыңлап, бер мизгелгә булса да онытылып алдык" дип рәхмәтләрен белдерде пациентлар.

фото:  Абдул Фархан (ИА «Татар Информ»)

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар