Логотип
Яңалыклар

Татар яшьләре көннәре - 25нче мәртәбә!

25-31 август көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә (Казаннан 30 чакрым арадагы Боровое Матюшино бистәсе) Татар яшьләре көннәре уздырылачак. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге үткәрә. Чара быел 25 нче тапкыр оештырыла.
Татар яшьләре көннәрен уздыруның максаты — Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен милли-мәдәни яктан берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, төбәкләрдәге татар яшьләре оешмалары каршында килеп туган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү.

Программа кысаларында яшьләр татар зыялылары белән очрашачак, алар өчен кызыклы мәдәни чаралар, экскурсияләр, тарих, вокал, милли биюләр буенча мастер-класслар уздыру да күздә тотыла.

Татар яшьләре көннәрендә катнашу өчен һәр төбәккә һәм илгә квота бирелә, 18-30 яшьлек егетләр һәм кызлардан анкета тутырып юллаулары сорала. Тулырак мәгълүмат − «Идел» яшьләр үзәге сайтында: http://mc-idel.ru .

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/18/112574/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар