Татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиадасында кем җиңде?

Бүген Казанның М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратника, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. катнашты.

Тантанада иң элек олимпиаданың Гран-при ияләре игълан ителде. Бу дәрәҗәгә Канаданың Монреаль шәһәре Джон Аббот көллияте студенты Камилә Хәмәдъярова һәм Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11нче сыйныф укучысы Айдар Шәйхин лаек булды.

Бәйгенең лауреатлары дип 15 катнашучы табылды. Алар арасында чит ил студентлары Ләйлә Рәмиева (Төркия), Алсу Дәүләтшина (Азербайҗан), Накамура Мидзуки (Япония), Әмир Вафин (Финляндия), Россия укучылары Юлия Катаргулова (Төмән өлкәсе), Фәнил Абдулганиев (Ульяновск өлкәсе), Алинә Галиева (Чиләбе өлкәсе), Айгөл Вәлива (Яр Чаллы), Энҗе Хамәтова (Әлки районы), Булат Сәфәров (Казан), Алия Закирова (Минзәлә), Заһир Галиуллин (Буа районы), Мария Зяблова (Бөгелмә), Рада Ананичева (Казан) һәм Маргарита Ваһапова (Лаеш районы) бар иде.

Халыкара олимпиадада беренче урынга исә Милена Лукина (Саба районы), Алина Копылова (Арча районы), Юлия Иванова (Кукмара районы), Анна Васильева (Казан), Гөлгенә Мәүләвиева (Тукай районы), Алена Евдокимова (Мамадыш районы), Таһир Зиннәтуллин (Биектау районы), Диләрә Бәдертдинова (Казан), Диләрә Галиева (Казан), Диләрә Җамалетдинова (Казан), Әлфинә Йосыпова (Мамадыш), Алинә Фәттахова (Бөгелмә районы), Ләйсән Алапова (Чувашстан), Айрат Моратов (Пермь крае), Линара Кәримова (Оренбург өлкәсе), Айсылу Юмагулова (Башкортстан Республикасы), Ринат Рәүпов (Санкт-Петербург) һәм Гүзәл Фарсыева (Казан) лаек булды.

Тулырак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/04/23/108769/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    6353
    1
    45
  • Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
    7305
    0
    34
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    3901
    0
    31
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    1976
    0
    28
  • Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
    2104
    0
    18
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда