Логотип
Яңалыклар

​Татар театры тирән югалту кичерде

Бүген, 11 гыйнварда, 88 яшендә Татарстанның халык артисты Асия Галиева арабыздан китте. Бу турыда Г. Камал театрының рәсми сәхифәсе хәбәр итә. “Галисәгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы аның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша”, - дип белдерелә анда.

Асия Әмир кызы Галиева 1929 елның 25 апрелендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Казанда үсә. 1949 елда Мәскәүнең театр институтын (ГИТИС) тәмамлап, Татар яшьләр театрында эшли башлый. 1950 елда Татар академия театрына күчә. 2016 елдан Чехиядә яшәде.

Аның төп рольләре: У. Шекспирның “Король Лир”ында – Корделия, Г. Камалның “Бәхетсез егет”ендә – Гайни, Н. Исәнбәтнең “Гөлҗамал”ында – Гөлҗамал, “Зифа”сында – Гайшә, “Хуҗа Насретдин”ында – Зөбәрҗәт, К. Тинчуринның “Американ”ында – Дилбәр, Мольерның “Тартюф”ында – Дорина, Т. Миңнулинның “Үзебез сайлаган язмыш”ында – Дилбәр Саматовна һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар