Логотип
Яңалыклар

«Татар моңы» конкурсының сайлау турлары башлана

Быелның 15 декабреннән 15 мартка кадәр Татарстан Республикасында, Россия регионнарында һәм чит илләрдә «Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсының сайлап алу турлары башлана.

Быелның 15 декабреннән 15 мартка кадәр Татарстан Республикасында, Россия регионнарында һәм чит илләрдә «Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсының сайлап алу турлары башлана. 2020 елның 17-18 апрелендә Казан дәүләт мәдәният институтында конкурсның – икенче, 19 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә өченче туры уза. Гала-концерт исә 21 апрельгә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелачак.

2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән конкурс Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров исемен йөртә. Аның уздырылу максаты – татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау, яшьләргә милли мәдәни кыйммәтләрне аңлату, яшь талантларны ачу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар